Ләйсән Гарифуллина өченче тапкыр әни булды!
21 декабря 2018
"Болгар радиосы" яңалыклары
"Болгар радиосы" ди-джее, ТНВда "Кайнар хит" тапшыруы алып баручысы Ләйсән Гарифуллина өченче тапкыр әни булды!
19 декабрь көнне 10 сәгатьтә Казанның балалар тудыру йортында Ләйсәннең улы дөньяга аваз салды. Баланың авырлыгы - 3450 грамм, буе - 54см. "Хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Аны беренче күрүем белән күз яше тамды. Бик бәхетле, тәүфыйклы, безнең картлык көнебездә терәк, ярдәмче булсын иде. Карап торышка чат кайнанам, күз тимәсен", - дип сөйләде безгә Ләйсән.
Бәхетле гаилә сабыена нинди исем кушачакларын әлегә төгәл белми. "Исем уйлыйбыз гына әле. Баш каткан", - ди коллегабыз.
Ләйсәнне һәм аның гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз! Гаилә бәхетле, иминлек, нык сәламәтлек телибез!

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)