Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда "Болгар радиосы" VII Милли музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген Казанда “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уңаеннан матбугат конференциясе узды. Чарада "Болгар радиосы" башкарма директоры Наилә Хәйдәрова, "Болгар радиосы" баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов, ТНВ каналының баш режиссеры Алмаз Әкбәров, хореограф Ирина Алешина, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фәсыйхов, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев, татар эстрадасы җырчысы Рүзилә Хәертдинова катнашты.

2019 елның 14 декабрендә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлый, яңа гына табадан төшкән җырларны еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп замана белән бергә атлый.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы – ул нәтиҗә ясау. Ләкин бу бөтен татар эстрадасына нәтиҗә ясау түгел. Бу - “Болгар радиосы”ның һәм “Болгар радиосы” тыңлаучыларының фикере. Һәрбер җырчы, һәрбер иҗатчы өчен бу премия стимул булып тора, чөнки иң яхшылары гына әлеге премиягә лаек була.

50daf081-db3b-473f-a345-528724bb864d.jpg

Премия кемгә тапшырыла?

Билгеле булганча, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатларының бер өлеше - “Кайнар хит” проектында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулаган артистлар. Алар арасында Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Раяз Фәсыйхов, Марат Шәйбәков, Гөлназ Асаева, Марат Фәйрушин, ИлСаф, Рүзилә Хәертдинова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина һәм башкалар бар.

“Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнә.

Нинди номинацияләр булачак?

 Быел “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясендә 36 номинация көтелә. Елдагыча, артистлар “Иң халыкчан җырчы”, “Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен”, “Ел ачышы”, “Иң лирик җыр”, “Иң моңлы җырчы”, “Елның гаилә дуэты”, “Халык мәхәббәте”, “Кабатланмас тавыш” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.

 Биредә яшь башкаручылар да, тәҗрибәле, өлкән буын вәкилләре дә катнаша. Ел саен “Татар эстрадасы легендасы” дигән номинация тапшырыла. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде. Быел бу номинациянең кемгә тапшырылачагы әлегә сер. Тамашачылар аның исемен 14 декабрь көнне генә белә алачак. Ул шулай ук хөрмәткә лаек өлкән җырчыбыз.

Үзенчәлеге нәрсәдә?

 «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең төп үзенчәлекләренең берсе – ул премиянең авторларга да тапшырылуы. Җыр җырчы тарафыннан гына тумый. Башта шигырь языла, аннан көй иҗат ителә. Җыр җырчыга килеп эләккәч, җырга аранжировка ясала. Әзер продуктны җырчы тамашачыга тәкъдим итә. Җырны әзерләүдә бик күп кешенең өлеше керә. Шуңа күрә җырның сүз һәм көй авторына да премия тапшырыла.

 “Икенчедән, без премия исемендәге “милли” сүзенә тәңгәл. Милли дигәч тә, сәхнәгә читек киеп чыгу дигән сүз түгел. Миллилек алып баручылар телендә, сценарийда чагыла. Мәзәкләр һәм шаяртулар урынлы булырга тиеш. Сөйләм әдәби телдә булсын дип тырышабыз. Киемнәрдә милли элементларны чагылдырырга телибез. Биюләр әзерләнгәндә дә миллилеккә өстенлек бирәбез. Тагын бер миллилек – тантананың пафоссыз, ләкин шул ук вакытта югары дәрәҗәдә узуы. Без алтын урталыкны сакларга тырышабыз”, - ди “Болгар радиосы” баш мөхәррире һәм продюсеры Илфар Кәримов.

baef48b5-85b5-4a89-bf02-7e1d9113e2ae.jpg

Тамашачыны ни көтә?

Вакыйга “Пирамида”ның фойесында ук башлана. Тамашачыларны музыка белән каршы алып, бүләкләр тапшыралачак. Менә инде ничәнче ел рәттән тамашачыларга         «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең символы булган йолдызлар бүләк ителә. Быелның тагын бер үзенчәлеге – теләгән һәркемгә бушка фотомагнитлар өләшәчәкләр. Фойеда куелачак фотозоналарда фотога төшү мөмкинлеге булачак. Әзер фотомагнитларны антракт вакытында алырга мөмкин.

“Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 14 декабрьдә 18:00 сәгатьтә “Пирамида”да узачак. 6+

ГЕНЕРАЛЬ ПАРТНЕРЛАР: “Кан Авто”, “Марка”.

БИЗНЕС ПАРТНЕРЛАР: “Лотос-Мед”, “Таиф-НК АЗС”, “Сельхознаб”, ООО “Финпром”, “Гудакен”.

МӘГЪЛҮМАТИ ПАРТНЕРЛАР: “Татар-информ”, “Матбугат.ру”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татар Тудей”, “Реальное время”, “Ирек мәйданы”, “Казанские ведомости”, “Комсомольская правда”.

 
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"