Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Иртәнге чәй”дә яңа сезон: иртәнге чәйнИк, крокодил яки аю басканмы икән, юкмы икән?

“Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы яңа сезонга яңартылган составта аяк басты. Хәзер иртәнге тапшыруны Рөстәм Гайзуллин, Индира һәм Нияз Сабиров алып барачак.

Рөстәм белән Индира радиотыңлаучыларга яхшы таныш булса, Нияз Сабиров радио коллективына яңа гына кушылды. Нияз – Казан егете, Казан театр училищесын тәмамлаган, моңа кадәр татар эстрадасында алып баручы булып эшләгән, 25 яшь.
  
“Иртәнге чәй” тапшыруы тулысынча яңартылды, анда яңа сәхифәләр һәм уеннар. Һәркайсы турында тапшыруның бердәнбер нәфис заты Индира тәфсилләп сөйләде.

“Сүземне шуннан башлыйсым килә: беренче очрашудан ук өчебездә дә бер хис барлыкка килде. Әйтерсең, күптәннән бергә эшлибез. Мин яңартылган составка яңа уңышлар телим һәм зур өметләр баглыйм”, - диде Индира.

“Иртәнге чәй” тапшыруы эш көннәрендә, ягъни дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге сәгать 7дән 10га кадәр бара. Һәр иртә саен тапшыру яңа сезон өчен махсус яздырылган җырдан башлана. Аны алып баручылар җырлый.

b7f55917-efab-40c2-bb1d-85ab03af1ee3.jpg

7дән 8гә кадәр кадәр эфирга “Йолдызнамә” чыга. “Бу сезонда без йолдызнамәне үзгәрттек. Ул көн саен билгеле бер темага багышланачак. Әйтик, спорт темасы булса, кайсы йолдызлыкка нинди спор төре туры килүе турында бәян ителә һәм башкалар”, - ди Индира.

“Актуаль яңалыклар” сәхифәсендә дөнья күләмендәге вакыйгалар турында сөйләшү, фикер алышу булачак.

“Иртәнге чәйнИк” сәхифәсен Нияз Сабиров әзерли. Исеменнән күренгәнчә, сүз кемне яки нәрсәне “чәйнәү” турында, ди Индира. Нияз бу сәхифәсендә татар эстрадасы йолдызларының Инстаграмдагы яңалыклары белән таныштыра. Ахырдан исә радиотыңлаучыларга теге яки бу яңалыкка бәйле сорау бирә. 5577 номерына иң беренче смс юллаган кеше “Болгар радиосы”ның истәлекле бүләгенә ия булачак.

8дән 9га кадәр “Иртәнге чәй” эфирында - интерактив сәгать. Бу сәгатьтә “Иртәнге крокодил” уены оештырыла. Радиога беренче булып шалтыраткан ике тыңлаучыга ике сүз әйтелә. Алар шул сүзләрне бер-берсенә аңлатырга тиеш була. Сүзне беренче булып белгән кеше җиңүче дип игълан ителә. Ике тыңлаучы да җиңгән очракта, алып баручылардан супер уен – сүзтезмәгә аңлатма тәкъдим ителәчәк.

“Аю басканмы икән, юкмы икән?” уенында радиога шалтыратучыга ике җыр тәкъдим ителә: ретро һәм заманча җырлар. Әмма ул көйләр һәммәбез дә ишеткән аранжировкада бирелми, аларны радионың тавыш режиссеры Ильяс Фәйзрахманов фортепианода уйный. Тыңлаучы тәкъдим ителәчәк җырларны танырга тиеш була.

Бу сәгатьтәге сәхифәләр атнаның көненә бәйле була. Әйтик, дүшәмбе көнне чыгачак “Җиңел дүшәмбе” сәхифәсен Рөстәм Гайзуллин алып бара. Сишәмбе көнне Индира үзенең “Кызлар, сезгә әйтәм! Егетләр, тыңлагыз!” сәхифәсендә хатын-кызлар турында кызыклы фактлар турында сөйли. Чәршәмбе көнне Ниязның спортка бәйле сәхифәсе эфирга чыга. Пәнҗешәмбе гомуми сәхифә – “Иртәнге чәй сынамышлары”! Җомга көнне – җомга җыры! Әлеге җыр атна дәвамында булган вакыйгалардан чыгып язылачак. Ягъни һәр җомга саен яңа көй, яңа сүзләр, кыскасы, яңа җыр булачак!

9дан 10га кадәр “Иртәнге чәй” тапшыруына кунаклар килергә мөмкин. Алар – эстрада яки театр артистлары, сәнгать әһелләре, иҗади шәхесләр һ.б. Шулай ук бу сәгать аралыгында кызыклы темага фикер алышу да булачак.

Кыскасы, иртәгезне күңелле башларга теләсәгез, “Иртәнге чәй” тапшыруын тыңлагыз! Бездән аерылмагыз!
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"