Фотолар карап, бүләкләр от!
Яңа башланып киткән 2017ел, көнчыгыш йолдызнамәсе буенча, Әтәч елы. «Әтәч менде читәнгә, Ки-ке-ри-күк дип әйтергә» диеп такмаклап сөйли бала-чагалар. Ләкин уен-көлкедән тыш, Әтәч безне бу елда күп кенә яхшы хәбәрләр белән куандырырга җыена! Чынлап, интернет киңлекләрендә бу елны кирәкле вакытта кирәкле урында булырга һәм бердәнбер дөрес карарны кабул итә беләчәксез диеп язалар. Шулай ук берничә елга сузылган «торгынлык» елы тәмам булачак диеп ышандыралар. Моннан тыш, сезнең тормышыгызда яңа этап башланачак, чын мәгънәсендә бәхет диңгезендә йөзәрсез, карьерада зур сикереш ясарсыз. Энергиягез ташып, яңа идеяләр туып торачак. Әйләнә-тирәдәгеләр сезне бөтенләй «танымаска» да мөмкин диеп «сайрыйлар». Шундый матур вәгъдәләрне истә тотып, Әтәчкә тулысынча ышанып 2017 елның йомагагын сүтә башлыйк! Шулай ук татарның төп каналы-«Татарстан-Яңа Гасыр» бу елда үзенең 15 еллыгын билгеләп үтүе очраклылыкмы икән?
Кадерле тамашачылар, 2017 елда сезне яңа тапшырулар, яратып өлгергән сәхифәләрнең яңаруы, берсеннән-берсе күркәм концертлар һәм сюрпризлар көтә!
Шулай ук “Яңа Гасыр” ТРК” медиа-холдингы карамагында эшләүче “Яңа Гасыр” радиостанциясе 2002нче елның 26нчы августында беренче тапкыр эфирга чыга. Татарстанның Дәүләт телләрендәге программалары булган әлеге радио 10 ел буе актив рәвештә үсеп, FM-диапазонында республиканың 100%ка якын өлешенә таралу мөмкинлеген булдырган бердәнбер радиостанция. Ләкин камиллеккә чикләр юк дигән шикелле, яраткан радиостанциядә дә үзгәрешләр булып алды. 2011нче елда “Яңа Гасыр” ТРК” холдингы җитәкчелеге тарафыннан “Яңа Гасыр” радиосына рембрендинг үткәрелә. Исем, логотип һәм тапшырулар сәясәте үзгәрешләр кичерә. 2012нче елның февраленнән алып радио “Болгар радиосы” бренды астында эш итә башлый. Ә бүгенге көндә исә Татарстанда, Казанда яшәүче һәр кешенең радиоалгычы 91.5 fm ешлыгына көйләнгән!
Уңышлар сезгә! Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)