Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Айлин Татарстан җырчылары өчен йөрәге әрнүен белдерде

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында татар эстрадасына тәүге адымнарын ясаучы җырчы Айлин иҗатына багышланган матбугат конференциясе узды.

Һәр җырчы үзенә күрә бер яңалык алып керергә омтыла. Айлин нинди яңалык алып керде соң? “Магнит” җырына төшерелгән клибын беренче тапкыр карагач, буталчык фикерләр туды. Бу нинди “уйнаш кыз” инде, дип уйладым. Һәм мин ялгышмаганмын, Айлин үзен нәкъ менә уйнаш кыз ролендә күрүен әйтте. Хәтта элек театрда уйнаганда да, аңа шундый рухтагы рольләр биргәннәр икән.

Шулай итеп, яңалыгы – ул аның образы, башкару манерасы һәм репертуары. Моңа кадәр метеорит белән магнит турында җырлаучыны хәтерләмим мин. Бу өлкәдә азмы-күпме күзәтүләрем буенча шуны әйтә алам, җыры да сыйфатлы яздырылган, клибы да шактый кыйбатка төшкәндер. Зур хезмәт куелганы күренә.

Әлеге “уйнаш кыз” образы күңелгә тынычлык бирмәгәнгә күрә, матбугат конференциясенә барып, үзе белән танышырга булдым. Сүз уңаеннан, Айлинның “Магнит” җыры “Болгар радиосы”ның “Кайнар хит” проектында катнаша. Аны көн дәвамында радиодан ишетергә мөмкин.

Эстрадада яңа кеше булса да, Айлин эш рәтен белә (ә бәлки продюсеры киңәш биргәндер): журналистлар өчен фуршет оештырылган һәм һәр кунака Айлиннан истәлекле бүләк тапшырылды. Анда җырчының яңа җыентыгы (өч телдә), брелок белән флэшка бар иде. Журналистның күңелен тәмле ризык белән күргәч, аның турында ничек начар язасың инде? Мактамый хәлең юк. Бу гомер гомергә шулай булды.



Клип турында сүз чыккач, Айлин Татарстан җырчылары өчен йөрәге әрнүен белдерде. “Татарстанда берсеннән-берсе матур тавышлы җырчылар бар. Ләкин тавыш яздыру сыйфатының, клипларда режиссер эшенең түбән дәрәҗәдә булуына йөрәк әрни. Дөресен әйтим, Мәскәүдә клипларның бәясе бик югары. Минем “ВИАгра”ныкы кебек клип төшерәсем килә дигәч, бәясе 10 млн. сум тирәсе булачак, диделәр. Андый мөмкинлегем булмаса да, булган акчабызга клип төшердек”, - диде ул.

Айлин Уфада туган, хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда яши. Зифа буй-сынлы җырчының өч баласы бар! Ире өч бала алып кайтуын теләгән. Очрашу башында Айлин рус телендә сөйләшә башласа да, ахырга таба ипләп кенә татарчага күчте. Татарчасы әйбәт, бар сүзне дә белә. Тик кыюлык җитми бугай, дөрес әйтмәм дипме, татарча куркып кына сөйләшә. Тагын бер кызыклы факт: Айлин – җырчының псевдонимы, җырчы мулла кушкан исемен әйтүдән баш тартты.

Айлин журналистларга өр-яңа клибын тәкъдим итте. Бу клибының да сюжеты “Магнит” кебек үк криминал белән бәйле. Шулай ук сыйфатлы. Кыскасы, эстрада өчен үзгә.

Матбугат конференциясенә җырчы үзенең продюсеры Мурат Әбделмәнов белән килгән иде. Гадәттә, продюсер җырчыга алтын таулар вәгъдә итә, киләчәккә зур планнар кора. Менә Мурат та Айлинның Голливуд фильмында төшү мөмкинлеге булуын әйтте. Айлин – театр һәм кино актрисасы икән, инглиз телен яхшы белә.

Кыскасы, Айлин миндә уңай фикерләр калдырды, дип әйтә алам. Дөрес, аның сайлаган юнәлеше җиңел түгел, күбрәк яшьләр өчен. Ул – ихлас һәм самими, ул әле эстраданың нечкәлекләрен белми, шуңа күрә теләгем бер: Айлинның өметләре аклансын иде.

Эльвира ШАКИРОВА
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"