Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Болгар радиосы” нда яңа алып баручылар?

         “Болгар радиосы” яңа сезонга әзерләнә. Гадәттә безнең халык “Алдан кычкырган күкенең башы авырта” дияргә ярата, ләкин әлеге кагыйдә безнең очракка туры килми. “Болгар радиосы”нда баручы үзгәрешләр турында без яшерми сөйли алабыз. Бүгенге көндә “Болгар радиосы” дулкыннарында унга якын автор тапшырулары эфирга чыга. Моннан кала, радиотыңлаучыларыбыз өчен 91.5 fm ешлыгында күпсанлы сәхифәләр дә яңгырый. “Нокта”, “Хак Дин”, “Яшәү яме” проектлары өченче ел рәттән “Болгар радиосы”ның иң рейтинглы тапшырулары исемлегенә керә. Яраткан радиобызның тагын бер “ветераны” – ул да булса “Шөпшә Шоу”. Радиотамашаның эчке ашханәсендә үзгәрешләр булып, алып баручылар составы үзгәрсә дә, радиотыңлаучыларыбызның әлеге тапшыруга булган кызыксынуы кимеми, ә, киресенчә, сизелерлек тизлекләр белән арта гына. Ни өчен дигәндә, күпләргә билгеле шоумен һәм музыкант Рәсим Фасыйхов үзенең тамашага кушылуы белән “Шөпшә Шоу”га яңа сулыш өрде. Шоуга чакырылган кунакларыбызны ул үзенең якын “дусты” – баяны белән “тере” тавышка җырлата. Шунлыктан хәзерге “Шөпшә Шоу”ның һәр чыгарылышы чын татарча кич утыруга охшый.

         Узган елгы сезон барышында гына барлыкка килеп, тиз арада тыңлаучыларның күңелен яулап алган радиотапшырулар арасында “Сәхнәдәш” һәм “Татар мәйданы” кебек автор тапшыруларын билгеләп узу мөһим. Тапшырудан чакыру алып, “Болгар радиосы” студиясенә килгән һәр кунак эфирны үзенең эчке халәте белән ямьләндерә, ә төпле фикерләре белән һәрвакыт бизи.

         Көздән Татарстанда беренче булган һәм үз позицияләрен бары ныгыта гына барган радиода яңа проектлар һәм тапшырулар көтелә. Билгеле, кайбер сәхифәләр ябылуга дучар булыр, әмма моның өчен кәефегез кырылмасын, чөнки һәрбер яраткан тапшыруыгызның язмасын сез “Болгар радиосы”ның яңа рәсми сайтында эзләп таба аласыз.
Сернең иң зурысын да чишәр вакыт - “Болгар радиосы” эфирында яңа тавышлар да пәйда булачак! Әйе, “Болгар радиосы” алып баручылар штатын киңәйтергә планлаштыра һәм яңа, амбициоз ди-джейлар белән эфирны баетырга уйлый. Кемнәр алар? Яшьләрме, әллә тормыш тәҗрибәсе туплаган әфәнде-ханымнармы? Бу һәм башка бик күп сорауларга җавапны сез бик тиздән “Болгар радиосы” дулкыннары аша ишетеп белә алырсыз. Сорауларга мөһим җавапны озак көтәсе дә калмады. Арагызда “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларының күңелен яңа проектлар белән яуларлыклар булса, хәбәр салыгыз). Ә без әлегә эзләнүләребезне дәвам итәбез...
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"