“Болгар радиосы”нда үткәрелгән Туган тел атналыгы җиңүчесе билгеле!
21 февраля 2020
"Болгар радиосы" яңалыклары
21 февраль – Халыкара туган тел көне кысаларында “Болгар радиосы”нда Туган тел атналыгы узды.
17 февральдән 20сенә кадәр дүрт көн дәвамында “Болгар радиосы”ның Инстаграмдагы рәсми аккаунтында татар теле буенча биремнәр тәкъдим ителде. Дөрес җавапларны пост астында язарга кирәк иде. Шулай итеп, “Болгар радиосы” тыңлаучылары татар телен ни дәрәҗәдә камил белүләрен сынап карады.
Беренче биремдә Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган” әсәреннән бирелгән өзектә тыныш билгеләрен кую соралды.
“Чын кеше икәнсең, үткәннәреңне истә тот, туып үскән җиреңә, халкыңа мәхәббәт вә дә ихтирам белән кара, туган җиргә берегеп торган тамырларыңны өзмә. Хәтер тирәнлеге – дөньяга караш бөтенлеген, бер үк вакытта шәхес өлгергәнлекне билгеләүче сыйфат та”.
Бу биремгә нибары 47 кешенең нибары 3се генә дөрес җавап юллады.
Икенче биремдә тәкъдим ителгән әсәрнең авторын һәм исемен атарга кирәк иде.
Сөрәнчеләр яңгыратып белдерделәр:
“Бу угъланны кайсың сатып алыр? – диләр –
Нәкъ ун төрле һөнәре бар моның, - диләр, -
Һөнәрләрен берәм-берәм әйтә инде.
Җавабы: Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны
Бу биремгә 72 кешенең 71е дөрес җавап язды. (Бары бер кеше генә аны Габдулла Тукайның “Исемдә калганна” әсәре дип уйлаган).
Өченче биремдә тәкъдим ителгән геройларның кайсы әсәрләрдән булуын һәм ул әсәрләрнең авторларын атарга кирәк иде.
1. Галимә, Закир, Хәлидә әби, Фәхри бабай (Мәҗит Гафури – “Кара йөзләр”)
2. Фәнияр, Фәүрия, Гөлсәйдә (Фәнис Яруллин – “Җилкәннәр җилдә сынала”)
3. Әркәшә, Әлтәфи, Гыйззатуллин (Мөхәммәд Мәһдиев – “Без 41нче ел балалары”)
4. Айсылу, Наташа, Нәфисә, Карлыгач (Гомәр Бәширов – “Намус”)
Бу сорауга 57 җавап кабул ителде, ләкин кайберләре сорауга өлешчә генә җавап бирде.
Дүртенче биремдә бирелгән мәкальләрне дәвам итү соралды.
1. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
2. Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.
3. Теле барлар халык булган, теле юктыр балык булган.
Бу сорауга исә 40лап җавап кабул ителде.
Әйткәнебезчә, барлык биремнәргә дә төгәл җавап бирү шарт иде. Һәм ул кеше бер генә булып чыкты! Аның исеме – Гүзәлия Сафиуллина. Инстаграмдагы аккаунты - @guzaliia1958.
Гүзәлия ханымны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз! Аңа “Казан утлары” журналына 2020 елның икенче яртыеллыгына язылу бүләк итәбез!

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)