"Болгар радиосы" VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының беренче бүлеге тәмамланды
14 декабря 2019
"Болгар радиосы" яңалыклары
Бүген – 14 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уза.
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлый, яңа гына табадан төшкән җырларны еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп замана белән бергә атлый.
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы – ул нәтиҗә ясау. Ләкин бу бөтен татар эстрадасына нәтиҗә ясау түгел. Бу - “Болгар радиосы”ның һәм “Болгар радиосы” тыңлаучыларының фикере. Һәрбер җырчы, һәрбер иҗатчы өчен бу премия стимул булып тора, чөнки иң яхшылары гына әлеге премиягә лаек була.
“Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын “Болгар радиосы” баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин һәм ТНВ каналы алып баручысы Эльвира Фазлыева алып бара.
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең төп үзенчәлекләренең берсе – ул премиянең авторларга да тапшырылуы. Быел 40лап автор “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясенә лаек булды.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)