Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Болгар радиосы" VI Милли музыкаль премиясе: җырчылар гына түгел, авторлар да бүләкләнә!

2018 елның 8 декабрендә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.
Милләтебезгә якын булган, халкыбызның күңеленә кергән җырларны барлаучы “Болгар радиосы” еллык нәтиҗә ясый. “Алтын йолдыз” сынына халык сайлаган җырлар ия булачак. Еллар буе сыналып, милләтебезнең мәхәббәтен яулаган җырлар белән беррәттән 2018 елда иҗат ителгән һәм халык күңелендә үз урынын алган яңа җырлар бәяләнәчәк.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, аларны “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләү, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү. Ә бу исә бик зур җаваплылык һәм чагыштыргысыз хезмәт таләп итә. Җыр-моңны үлчәүгә салып булмаганга, “Болгар радиосы” халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлый. Әле генә табадан төшкән җырларны, еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп, замананың алга барышын һәм халкыбызның бетмәс-төкәнмәс моң чишмәсен барлау нәтиҗәсе бу.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе ел саен үзгәрешләр, үзенчәлекләр кертә. Әйтик, сценарий үзенчәлекләреннән башлап, аның зәвыклылыгы, алып баручыларның яңа образлары, җырчыларның һәрдаим эзләнүдә булуы, сәхнә бизәлеше төрлелеге, тантана саен яңа номинация барлыкка килү һәм иң мөһиме тамашачы белән бер дулкында тибрәлеп, милләтебезнең йөрәген яуларга теләү әлеге бәйрәмне яңа үрләргә күтәрә.

Премия кемгә тапшырыла?

“Башка тантаналардан аермалы буларак, “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе җырны башкаручыны, аны иҗат итүче шагыйрьләр һәм композиторларны да бәяләп үтә. Моннан тыш, эстрадабызның легендар җырчыларын, татар җыр сәнгате үсешенә зур өлешен керткән шәхесләрне дә билгеләп үтәбез. Төрле елларда иң яхшы продюсерга, аранжировка остасына, педагогларга да “Алтын йолдыз” сынын тапшырдык”, - дип белдерде “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.

Милли премия номинантлары ничек билгеләнә?

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатлары, беренчедән, “Кайнар хит” проекты аша тамашачы тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алына. “Икенчедән, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнә. Шуны да әйтергә кирәк, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә җырчылар гына түгел, җырны иҗат иткән авторлар да лаек булачак”, - ди “Болгар радиосы” концертлары продюсеры Ленар Кашафетдинов.

Быелгы номинантлар арасында Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Винера Ганиева, Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Ләйсән Гыймаева, Лилия Гиматдинова, Идрис Газиев, Илназ Баһ, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, ИлСаф, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Лилиана Ирназарова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Илмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов һәм башка артистлар бар.

Быел нинди номинацияләр көтелә?

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясенә 33 кеше лаек булыр дип көтелә. Ягъни бу быел тантанада барлыгы 33 номинация була дигән сүз. Елдагыча, артистлар “Тамашачы мәхәббәте”, “Иң моңлы җырчы”, “Елның гаилә дуэты” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк. Ә иң мөһим һәм әһәмиятле номинация – “Татар эстрадасы легендасы”. Аны тамашачы аеруча көтеп ала”, - дип сөйләде Ленар Кашафетдинов.

Милли премияне тапшыру тантанасы ничек узачак?

“Әлеге тантана безнең өчен зур имтихан кебек. Бер яктан, халык алдында имтихан тотсак, икенче яктан – җырчыларыбыз каршында. Ел дәвамында халык мәхәббәтен яулаган җырларны һәм аларның башкаручыларын тиешле дәрәҗәдә тамашачыга тәкъдим итү бурычы тора. Быелгы тантана “Җыр канатландыра!” девизы астында узачак. Җырның тәэсир көчен, тылсымын һәм тел белән аңлатып бирә алмаслык хис-кичерешләрне радио дулкыннары аша гына түгел, ә нәкъ менә сәхнә аша җиткерү – безнең төп максатыбыз“, - диде тантананың сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы режиссеры Илфак Хафизов.

“Быелгы тамашаны радионың баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов белән Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин алып барачак. Һәм инде, билгеле, алар белән бергә гүзәл зат та булачак. Аның кем икәне – әлегә сер”, - дип белдерде Илфак Хафизов.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"