“Болгар радиосы” тәүге тапкыр Әлмәткә бара!
“Болгар радиосы” баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов әйтүенчә, “Болгар радиосы” концертларны Казанда гына оештырмый. “Без төрле төбәкләрдәге тамашачыларыбыз белән үз калаларында очрашырга тырышабыз һәм чираттагысы – Әлмәт! Әлмәт шәһәренә беренче тапкыр җыенабыз. Анда яшәүче тыңлаучыларыбыз белән күзгә-күз күрешеп аралашырга телибез. Барлык шәһәрлеләрне һәм күрше-тирәдә яшәүчеләрне “Болгар радиосы” концертына чакырабыз”, - диде ул.
Концертны Илфар Кәримов, “Сәхнәдәш” тапшыруы алып баручысы Айгөл Хәйруллина һәм Татарстанның атказанган артисты, “Иртәнге чәй” ди-джее Рөстәм Гайзуллин алып барачак. Сценарий авторы – “Иртәнге чәй” ди-джее Илфак Хафизов.
Концертта Әлфинә Әзһәмова, Виталий Агапов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Илназ Сафиуллин, Динара Шәйдуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Әбри Хәбриев, Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова, Рифат Зарипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Резидә Шәрәфиева, Ринас Әхмәтов, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Мөнир Рахмаев, Марат Шайбәков, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Асаф Вәлиев, Шахзад Разметов, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Регина Тимербулатова, Раил Гыйздәтуллин, Динә Закирова, Рәзил Камалов катнаша.
“Болгар радиосы” концерты 30 гыйнварда Әлмәтнең “Нефтьче” Мәдәният сараенда 19 сәгатьтә башлана.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
