«Болгар радиосы»ның Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы “Пирамида” концертлар залын гөрләтте!
10 декабря 2022
"Болгар радиосы" яңалыклары
10 декабрь көнне “Пирамида” концертлар залында елның төп вакыйгасы – “Болгар радиосы”ның Х Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Татар эстрадасының популяр җырчылары белән яшь җырчылар бер сәхнәдә “Алтын йолдыз” сынына ия булды.
Бәйрәм “Пирамида” концертлар залының фойесында ук башланып китте. Тамашачыларны үзенчәлекле, әкияти затлар, матур фотозоналар каршы алды.
Концертка кадәр сер булып сакланган алып баручы исеме дә ачыкланды – ул опера җырчысы Илүсә Хуҗина иде.
Концертның ахырына таба тамашачылар “Татар эстрадасы легендасы”ның кем булуын да белде. Ул Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов. Быел аңа 89 яшь тулды! Тиздән 90 яшьлек юбилеен билгеләп узачак. Тамашачы легендабызны алкышларга күмде. Җырлавын тагын-тагын сорады. Концертта “Сәйлән” җыр фестивале җиңүчеләренең берсе Хөсәенов Рөстәм дә чыгыш ясады.
Милли премия тапшыру тантанасында төрле буын вәкилләре катнашты. Әлеге премиядә елдагыча зур популярлыкка ия булган җырчылар, яңа гына сәхнәгә ныклы адымнарын ясый башлаган яшь башкаручылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә таныштылар. Җырчыларның бары тик иң-иңнәре генә “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнде.
“Болгар радиосы” Х Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде. Кайсы җырчының нинди номинациядә җиңү яулаганын да билгеләп узарга вакыт.
“Кайнар хит” тапшыруында җиңеп, “Тамашачы сайлавы” номинациясенә: Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илдар Ямалиев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Илгиз Мөхетдинов, Юлия Гарифуллина, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Зәринә Хәсәншина, Ильвина, Мурат Гайсин җиңү яулады.
“Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнде.
• Салават Фәтхетдинов “Татар җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен”
• Айдар Галимов “Үлмәс хит”
• Ришат Төхвәтуллин “Иң лирик җырчы”
• Илсөя Бәдретдинова “Халык мәхәббәте”
• Гүзәл Уразова “Йөрәкләргә үтеп кергән җыр”
• Филүс Каһиров “Елның популяр җыры”
• Винера Ганиева “Иң халыкчан җырчы”
• Марат Яруллин “Иң романтик җырчы”
• Эльмира Кәлимуллина “Кабатланмас тавыш”
• Раяз Фасихов “Иң моңлы җырчы”
• Рифат Зарипов “Иң тынгысыз җырчы”
• Рәфис Кәлимуллин “Иң максатчан җырчы”
• Анастасия Макарова “Иң креатив җырчы”
• Винарис Илъегет “Иң үзенчәлекле җырчы”
• Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар “Иң романтик дуэт”
• Эльмир Низамов “Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен”
• Илназ Баһ “Иң дәртле җырчы”
• Эмиль Җәләлетдинов “Татар эстрадасының легендасы”
Быел “Болгар радиосы”ның Х Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та катнашты. Ул барысын да әлеге зур матур бәйрәм белән котлады, уңышлар теләп калды.
Ахырдан татар эстрадасының популяр җырчылары “Пирамида” сәхнәсендә күмәкләшеп “Болгар радиосы” гимнын башкарды – бу да “Болгар радиосы”ның матур традициясенә әверелгән күренеш.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Яраткан җырга тавыш бирү өчен 5533 номерына ТНВ сүзе белән башлап, буш урын калдырып җырның кодын юлларга кирәк. SMS бәясе 11 сум .
1

Туган тел
0
Анастасия Макарова
№ 730 2628 тавыш
2

Мин кияүгә чыгам
0
Гөлнара Тимерҗанова
№ 731 1433 тавыш
3

“Бирешмә”
0
Илзидә Госман
№ 732 2949 тавыш
4

“Мәтрүшкәле чәем”
0
Алинә Сафиуллина
№ 733 1344 тавыш
5

“Сине юксынам”
0
Айнур Галләмов
№ 734 17125 тавыш
6

Ачуланма
0
Эльмира Гыйлфанова Рафил Җәләлиев
№ 735 13631 тавыш
7

« Араларга ятлар кермәс»
0
Альберт Вәлиуллин
№ 736 1680 тавыш
8

Әйдә, иркәм
0
Ранис Габбазов Гөлия Сәгыева
№ 737 1643 тавыш
9

“Татарстан -минем туган җирем”
0
Марина Карпова
№ 738 1402 тавыш
10

“Ә мин сине онытмадым “
0
Рузилә Булатова
№ 739 1593 тавыш
11

Туган тел
0
Анастасия Макарова
№ 740 0 тавыш
12

Мин кияүгә чыгам
0
Гөлнара Тимерҗанова
№ 741 0 тавыш
13

Бирешмә
0
Илзидә Госман
№ 742 0 тавыш
14

Мәтрүшкәле чәем
0
Алинә Сафиуллина
№ 743 0 тавыш
15

Сине юксынам
0
Айнур Галләмов
№ 744 0 тавыш
16
Ачуланма
0
Җәләлиев Рафил Гыйлфанова Эльмира
№ 745 0 тавыш
17

Араларга ятлар кермәс
0
Альберт Вәлиуллин
№ 746 0 тавыш
18
Әйдә, иркәм
0
Габбазов Ранис Сагиева Гөлия
№ 747 0 тавыш
19

Татарстан-минем туган җирем
0
Марина Карпова
№ 748 0 тавыш
20

Ә мин сине онытмадым
0
Рузилә Булатова
№ 749 0 тавыш
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз