“Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы якынлаша!
Болгар радиосы” милли музыка премиясе быел 5 нче тапкыр үткәреләчәк һәм ул башка тамашалардан аерылып тора, ул бер баш өстен! Ни өчен дисәгез, "Милли музыка премиясе” - халык фикерен исәпкә алып уздырыла торган тантана. “Кайнар хит” тапшыруында җиңгән җырлар, “Болгар радиосы”на килгән SMS-хәбәрләр, котлауларда соралган җырлар –боларның берсе дә игътибардан читтә калмый. Тамашачы үз фикерен белдерә, ә проект җитәкчеләре, нибары, халык сайлаган җырларны барлыйлар гына.
Шунсын да әйтеп узарга кирәк, “Болгар радиосы”ның әлеге проектта функцияләре бик күп. Шуларның берсе – йөрәкләргә үтеп кергән халыкчан һәм моңлы җырлар белән “Алтын фонд”ны баету. Шуның белән беррәттән, халкыбызның яраткан җәүһәрләрен данлау һәм яңа йолдызларга юл ачу премиянең мөһим бурычларыннан санала. “Болгар радиосы” татар эстрадасында яңгырап, тамашачы күңелендә урын тапкан җырлар өчен “Алтын фонд”ка күпер булып тора.
Бүгеннән шунысын тәгаен әйтеп була: Милли музыка премиясенең киләчәге якты! 9 нчы декабрь көнендә һәрбарчагызны да КРК "Пирамида"да көтеп калабыз! Җыр - моң бәйрәмендә бергә булыйк!
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
