Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреаты Илсөя Бәдретдинова : "Әбием киңәшләре белән яшим".

- Илсөя, Зәйнәб әби чалымнары синдә бар.  

- Бәлки. Мин әби белән үстем. Әби гаярь иде безнең. Иске Шөгер музееның яртысы аннан тора дисәм дә, ялганчы булмамдыр. Ул легендар шәхес. Бер әйтә – берәгәйле әйтә. Ялагайланмый, төчеләнми, әйтәсен турыдан бәрә. Мин – гаиләдәге өченче кыз, күбрәк аның белән үстем.

Шуңа аның сүзләре, төпле фикерләре канга сеңгән. Ул 25 яшендә сиксәнне узган, урын җирендә ятучы каенана, ике бала белән (кечкенә баласы – безнең әти Ядкәргә 9 ай вакыт) ирсез калып, аркан белән берәмтекләп урманнан бүрәнә ташып өй күтәргән хатын. Иске Шөгердәге ул ишле-сыңарлы агачлардан күтәрелгән өенең бүрәнәләрен уч төбе белән сыпырып сөйләшеп тә йөри иде канатым – ааааһ, каһәр, сине атна буе сөйрәдем бит мин... Горур иде әби, затлы иде, үзфикерле. Бер шулай хәтерлим әле – киңәш сорарга урта яшьләрдәге хатын килде аңа.

Ирем өстемнән йөри, нишлим, ди. Әби моның күзенә чекәлеп карап утырмый, чәй куеп йөри, өстәл хәстәрли. Шунда сорауларын да биреп куя. Күптән йөриме? Ничек белдең? Кем белән йөргәнен беләсеңме? Беләм, шуның-шуның олы кызы, ди елап шешенеп беткән апаң. “Кызын белмим, анасын беләм, - ди Зәйнәб әби. – Гәүдәгә сылу, гомер бакый чиста-пөхтә йөрүче, уңган хатын. Әнисенә охшаса, кызы да шундыйдыр.

Ирең – молодец, лачын икән”. Теге яклау-киңәш эзләп килгән хатынкай тынсыз кала. “Син хәзер тынычлан, өеңә кайт та, көзгегә кара. Җитешмәгән якларыңны үзең күрерсең дә төзәтерсең”, - ди. Юкса бит инде, кара инде, кабәхәт, ничек шулай итә ала, дип комедия дә куеп утыра алган булыр иде әби. Ул сүзне кыска, асылы буенча гына, төгәл тотарга яратты. Шуның өчен хөрмәт тә итәләр иде.

- Ул әбидән күп кенә сыйфатлар оныгына да күчкән кебек.

- Дөресрәге, ул миңа яшәү өчен энциклопедия калдырып киткән. Әллә нинди психологик белемнәр алмаса да, ул көчле психолог һәм тормыш тәҗрибәсе булган шәхес иде. Мин аның киңәшләре белән яшим. Авыр вакытларымда аның: “Авырмы? Авыр булсын. Димәк, яшисең. Тауга менгәндә генә авыр. Әнә, таудан мәтәлә-мәтәлә төшкәннәргә ничек ансат. Зарланасы түгел”, - дигән сүзләрне искә төшерәм
("Шәһри Казан")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"