Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Болгар радиосы” кызлары язга ничек әзерләнә?

Тышта кояш күренүгә, борынга яз исе керә башлый, көләсе, шаярасы килә! Дөрес, язга вакыт бар әле, шулай да күп калмады бит, җәмәгать! Кояшка балалар гына түгел, гүзәл затларыбыз да сөенә. Сөенеп кенә калмый, яз дип, үзенә игътибарны арттыра: диетага утыра, спортзалга чаба. “Болгар радиосы” кызлары туклануга, спортка нинди мөнәсәбәттә, гомумән, язга ничек әзерләнә икән? Бу хакта ди-джей кызларыбыздан сораштык.

DSC_2160.jpg

Наилә Гыйбадуллина: “Мин физик күнегүләрне ябыгу өчен түгел, ә сәламәтлек өчен, тонуста торыр өчен ясыйм. Яшәү рәвешемә әйләндердем. Атна саен фитнеска йөрим, мунча яратам. Без нәрсә ашыйбыз - шул без, диләрме әле? Ашауга игьтибар итәргә, ни өчен һәм нәрсә ашаганыңны аңларга кирәк. Мин бер ел инде сөтле әйберләр ашамыйм, сөт эчмим. Аны кокос сөтенә, каймагына алыштырдым. Итне дә бик сирәк ашарга тырышам. Күбрәк яшелчәләр, боткалар ашарга кирәк дип уйлыйм”.

DSC_2412.jpg

Гөлназ Фәйзрахманова: “Язга махсус әзерләнмим. Йога белән шөгыльләнәм, иренмәсәм, сулыш алу гимнастикасын ясыйм. Быел мин ит ашауны киметтем, бөтенләй ашамаска исәп тотам. Хәзер күчеш чорында. Махсус түгел, организм сорый. Кыш буе күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш ашадык, төрле үлән чәйләре эчтек. Нәтиҗәсе - җиңеллек һәм балалар азрак, ә мин бөтенләй авырмадым”.

067a326d-2d45-49ed-b776-bb460d3c5def.jpg

Айгөл Хәйруллина: “Минем күңелдә һәрвакыт яз! Иртәгә - яз, дип бүгеннән генә әзерләнү дөрес түгел. Бу – минем тормыш ритмына кертелгән бер пункт. Һәрчак нигә дә булса әзер булырга кирәк. Шәхсән мин бүген каядыр барам, дип кенә өйдән киенеп, бизәнеп чыкмыйм. Башта гел “ә бәлки...” дигән уй бар. Туклануга килгәндә дә шулай. Кешеләр җәйгә, купальник чорына дип ябыга. Ә мин ябыгыр өчен ашамыйм. Мин өстәл артына сәламәт һәм тук булыр өчен утырам. Тук булсам, кәефем дә шәп. Ә менә нәрсә ашау - һәркемнең үз эше. Мин яшелчә, җиләк-җимеш, ит, ярма ашыйм. Иртәм боткадан башлана. Соңгы вакытта кара чәй урынына төрле үлән чәйләре эчәм, баллы су - рационда. Бәрәңге ашауны чикләдем. Тик вакыт-вакыт тәртип бозылып ала, анысы... Аннан соң спортзалга йөрим, спорт белән даими шөгыльләнәм”.

fcabf5aa-8a01-4a5a-81ca-426004daa35d.jpg

Дилбәр Фәиз: “Шәһәр читендә яши башлаганнан бирле көрәк белән дуслаштым. Спортзалга да йөрим. Туклану мәсьәләсенә килгәндә, һәрвакыт дөрес тукланам. Ит һәм камыр ризыклары ашамыйм. Иң симертә торган ризыклар – ул камыр ашлары һәм ит”.

DSC_2013.jpg

Миләүшә Кашапова: “Кояш көннән-көн яктырак балкый, шуңадырмы - язга әзерләнергә кирәк, дигән уйлар килә башлады. Соңгы арада мин һаман ябыгу процессында! (көлә) Ашауны тәртипкә китердем дигәндә генә, әнием янына кайтып, төрле тәм-томнар әзерләп, шуларны тәмләп ашап, режим бозылды. Чынлыкта исә күбрәк организмга таянам. Менә хәзер ул миңа "юк, кирәкми, миңа авыр", ди. Шуңа ашказанымны теләсә нәрсә белән тутырмыйм. Яшелчәләр яратам, иң яратканы - брокколи һәм баклажан. Диета дигәннән, ул күбрәк дөрес тукланудыр. Әмма җитди үзгәрешләр кирәк дисәң, диетадан башка да булмый. Миңа иң ошаганы - Дюкан диетасы, чөнки анда ашарга ярый! Белгечләр ябыгу 90%ка тукланудан тора, ди. Мин моның белән килешәм. Әмма шунысы да бар: спорт белән шөгыльләнгәндә, артык ашыйсы килми. Бүгенгә спортзалга йөрергә картаның вакыты чыкты. Яңаны алырга торам. Бик рәхәтләнеп йөрим, анда минем башым ял итә. Ә хәзергә өйдә сикерәм, Интернет бар бит хәзер, бик уңайлы. Шулай итеп, ихтыяр көчен җыеп, кимендә 5 килога ябыгарга максат куйдым! Сезгә дә сөйләгәч, булдырам, Алла боерса!”

4216d549-8f6a-46f1-a20c-ad83cad7a9df.jpg

Индира: “Атнага өч тапкыр спортзалга йөрим. Соңгы арада йөгерү белән мавыга башладым. Үземә дә ошый. Дөрес тукланам. Бернинди диеталар да ябыгырга булышмый, иң мөһиме – дөрес туклану! Көнгә 2-2,5 литр су эчәргә кирәк! Ә менә ашаганнан соң эчәргә ярамый. Кичке ашны йокларга ятарга 4 сәгать кала ашарга кирәк. Камыр, баллы, кыздырылган һәм майлы ризыклардан тыелырга киңәш итәм”.
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"