«Болгар радиосы» ХII Милли музыкаль премиясенә лаек булучылар билгеле - ИСЕМЛЕК
14 декабрь «Болгар радиосы» ХII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды.
Милли музыкаль премия – татар эстрадасының төп мәдәни вакыйгаларының берсенә әверелде. Аның дәрәҗәсе артуын быел билетларның бер ай алдан сатылып бетүеннән үк күренде. Моны халыкның сыйфатлы җырлардан торган концерт карарга теләве, "Болгар радиосы" нда төрле буын тыңлаучы күңеленә хуш килә торган контент булуы, премиянең статусы үсүе, дип бәяли оештыручылар.
Еллык эшчәнлеккә дә нәтиҗә ясар вакыт килеп җитте. Эчтәлекле программалы, дәрәҗәле татар эстрадасы катнашындагы «Болгар радиосы» ХII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы югары дәрәҗәдә үтте. Әлеге чара елдагыча зур популярлыкка ия булган эстрадабызның танылган җырчы,композитор, язучыларын бер мәйданчыкта җыйды! Татар эстрадасына тәүге адымнарын ясаучылар да чыгыш ясады. “Шаян ТВ” телеканалының «Сәйлән» музыкаль фестиваленең һәм «Голос. Дети» проектының суперфиналисты Сәид Галиуллин һәм “Шаян ТВ” телеканалының «Сәйлән» музыкаль фестиваленең җиңүчесе Рөстәм Хөсәенов үзләренең чыгышлары белән тамашачыны сөендерде.
Тамаша 7 вакыт аралыгы буенча сәяхәттә үтте. Борынгы Болгар чорыннан бүгенгә кадәр җыр сәнгатенең үсешен күрсәттеләр. Тарихи бәйләнеш экрандагы видеороликлар аша җиткерелде.
Кабатланмас җырлар, талантлы башкаручылар, халык сайлаган артистлар - болар барысы на “Болгар радиосы” ХII Милли музыкаль премиясендә! Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традиция.
Быел премияне "Болгар радиосы" алып баручылары Рөстәм Гайзуллин һәм Эльвира Вилдан алып барды. 30 артист "Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясенең “Алтын йолдыз”на ия булдылар. Алар:
1. Салават Фәтхетдинов
2. Гүзәл Уразова
3. Зәйнәб Фәрхетдинова
4. Әнвәр Нургалиев
5. Илсөя Бәдретдинова
6. Элвин Грей
7. Рифат Зарипов
8. Филүс Каһиров
9. Винера Ганиева
10. Вадим Захаров
11. Марат Яруллин
12. Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар
13. Алсу - Азат Фазлыевлар
14. Илшат Сафин
15. Илназ Баһ
16. Игорь Дмитриев һәм Ямьле
17. Энҗе Шәйморзина
18. Илфир Искәндәров
19. Гөлназ Асаева
20. Зәринә Хәсәншина
21. Сиринә Зәйнетдинова
22. Раяз Фасихов
23. Зинира-Ризат Рамазановлар
24. Лилия Хәйруллина
25. Альберт Вәлиуллин
26. Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева
27. Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев
28. Эльмира Кәлимуллина
29. Гөлус Хәбибрахманов
30. Марина Карпова
Җиңүчеләр, ниһаять, үзләренең лаеклы бүләкләренә ия булды. Әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен 1-2 гыйнвар көнне «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында күрергә мөмкин булачак.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)