“Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
7 Августа 2019
"Болгар радиосы" яңалыклары
8 август көнне “Болгар радиосы” хезмәткәрләре Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыгачак. Әлеге чара быел бишенче тапкыр үткәрелүе белән үзенчәлекле. Велоэстафетаның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ди оештыручылар.

Традиция буенча велоэстафета 8 августта сәгать иртәнге 5тә Казан Кремле янында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Велоэстафетада “Болгар радиосы” хезмәткәрләре белән бергә татар эстрадасының популяр артистлары Рифат Зарипов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, ИлСаф, Ришат Фазлыйәхмәтов, Альбина Апанаева, Илназ Гарипов, Сөмбел Билалова, Илназ Сафиуллин, Лилия Хәйруллина катнашачак.

“Казан-Болгар маршруты буенча хәрәкәт итүче велоспортчылар музыкаль тукталышлар ясаячак. Спас районы җирлегенә керүгә безне ел саен Көек авылы халкы каршы ала иде. Бу күңелле очрашу быел да көтелә. Икенче музыкаль тукталыш исә Спас районы Никольское авылында булачак. Әлеге авылларда артистлар катнашында концерт, җыр-бию, уеннар узачак, “Болгар радиосы”ннан истәлекле бүләкләр тапшырылачак”, - дип сөйләде радионың баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.
“Болгар радиосы” V велоэстафетасының соңгы тукталышы Болгар җирлегендә булачак. Кичке сәгать 6да Болгар мәдәни-фестиваль комплексында татар эстрадасының якты йолдызлары катнашында зур концерт узачак. Концертка керү бушлай.

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз