"Болгар радиосы" "Апанай" мәчетендә ифтар уздырды.
Кичә "Болгар радиосы" хезмәткәрләре "Апанай" мәчетендә ифтар уздырды. Иң элек Нияз хәзрәт Сабиров килгәннәргә Коръән аятләрен укыды, соңрак Рамазан аены, ураза турында сөйләп үтте. Мөселманның бурычлары һәм аның тормыш кагыйдәләрен дә искә алды. Азан әйтелгәннән соң, барча килгәннәр намаз укыды.
Ифтар вакыты килеп җиткәч, мәчет картлары, "Болгар радиосы" хезмәткәрләре мул табыннар артына утырышты. Сөйләшү табын да артында да туктатылмады.Нияз хәзрәт килгәннәр белән дини темаларга аралашса, мәчет картлары "Апанай" мәчтенең тарихы турында сөйләде.
Инде бераз туклангач, табын артындагылар тәрәвих намазын укырга кузгалды.
Исегезгә төшербез, "Апанай" мәчете Иске Татар бистәсендә урнашкан. Ул Екатерина II Казанда патшабикә Анна Иоанновна боерыгы буенча җимерелгән һәм янган мәчетләр урынына, яңа ике таш мәчет төзергә рөхсәт биргәч, татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиевның ярдәме белән 1768–1771 елларда төзелә.
Беренче вакытта мәчет бер заллы, сигез кырлы манаралы була. 1872 елда мигъмар П.И.Романов проекты буенча, мәчеткә төньяктан ике этажлы өстәмә бина кушыла, ул беренчел бина белән бер үк стильдә төзелә. 1882 елда мәчет тирәсендә кирпичтән койма эшләнә, анда бер этажлы лавка төзелә.
Апанай мәчете ТатҮБК Президиумының 1930 елның 6 февральдәге карары нигезендә ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч этажга бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла. 1995 елда ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырыла, реставрация эше башлана. Бүгенге көндә манара һәм эчке бүленеш төзәтелгән.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
