Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Бәхетле” төркеме: “Казан сәхнәсенә безне “Болгар радиосы” чыгарды”

Татар эстрадасына “Аккошым” җыры белән килеп кергән “Бәхетле” төркеме Уфада оешкан. Аның составында ике егет - 25 яшьлек Филүс Вәлиев һәм 20 яшьлек Лев Кулушев. Филүс тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районы Түреш авылыннан, Лев исә Нефтекамск шәһәрендә туган. Хәзерге вакытта егетләр Уфа дәүләт сәнгать институтында белем ала.

Филүс белән Лев “Бәхетле” төркеменә кастинг аша эләккән. Кастингны исә төркемнең продюсеры Мурат Әбделманов оештырган. Әңгәмәбезне Мурат белән башладык.

- Мурат, ялгышмасам, сез үзегез дә кайчандыр җырчы булгансыз?

- 1996-1997 елларда дүрт кешедән торган “Экспромт” төркемендә җырладым. Гастрольләргә йөргән кызык чаклар бар иде. Төрле фестивальләрдә катнашып урыннар ала идек. 2009 елда Уфадан Мәскәүгә күчендем. Карт әтием Гомәр Әбделманов - Башкортстан Республикасының атказанган артисты. Мөгаен, җыр-моңга сәләтем аннан күчкәндер. Музыка язам, Россия эстрадасы артистлары өчен дә җырлар иҗат итәм. “Фабрика звезд” артистлары белән эшлим.

- “Бәхетле” төркемен ничек оештырдыгыз? Бүгенге көндә нинди эшләр башкарылды?

- “Бәхетле” төркемен оештыру идеясен моннан 2-3 ел элек дустым, сабакташым, хәзерге вакытта бизнес партнерым Рәмис Зарипов белән бергә уйладык. Бүгенге көндә төркем өчен шактый материал тупланды. Кастинг Казан, Уфа, Чаллы һәм башка шәһәрләрдә узды. Әмма Уфада мин Филүс белән Левны таптым. Алар кастингны үз көчләре белән үтте. Икесе белән дә килешү төзелде. Октябрь ахырында дөнья күрәчәк 19 җырдан торган җыентык тупладык, дүрт клип төшердек. 2019 елның язында 75 шәһәрдә узачак зур концерт турына әзерләнәбез.

- Ни өчен “Бәхетле”? Төркемгә мондый исем сайлап, өстегезгә зур җаваплылык алдык дип уйламыйсызмы?

- Килешәм, исем тирән мәгънәгә ия. Ләкин бу исем белән бәхәсләшеп булмый. Һәр җырда диярлек “бәхет” сүзе бар. Һәркайсыбызга бәхет ана сөте белән иңдерелгән. Төркемнең “Бәхетле” исемен йөртергә хакы бар дип саныйм. Ниятебез изге, үзебезне дөрес юлда дип саныйбыз.

- “Бәхетле” төркеме татар эстрадасында үз урынын таба алырмы?

- Эстрадада “Бәхетле” кебек төркемнәр, гомумән, юк. Сәхнәдә кемнәр генә җырламый: берсе булмаган сәләте белән рэп укыган була, икенчесе башка бер җырчының җырын урлап җырлый. Аларның берсе дә “Бәхетле” төркеменә көндәш була алмый. Беренчедән, егетләр - музыкаль белемле. Икенчедән, алар – яшь һәм әлегә гаиләсез. Алар белән килешү берничә елга төзелде. Бездә инвестицияләр дә, еллар буе җыелган сыйфатлы материал да бар. Ә иң мөһиме – егетләрнең иҗат итү теләге көчле! “Бәхетле” төркемен беренче урынга чыгару өчен кирәкле тәҗрибә дә, мөмкинлекләр дә бар. Моның өчен безгә нибары ярты ел вакыт кирәк. Бүгенге көндә “Бәхетле Медиа” үзәгенә килергә теләүче артистлар күп. Бәлки киләчәктә яңа төркемнәр дә барлыкка килер, Алла теләсә.

- Килешүдә язылган шартларны әйтә аласызмы? Әйтик, өйләнү мәсьәләсе...

- Минемчә, килешү шартларын сөйләү дөрес булмас. Шуны гына әйтәм алам: егетләр шәхси тормышның иҗатка комачаулаганын аңлый. Әлбәттә, Филүс белән Левка гашыйк булган кызлар күп. Алар егетләрдән игътибар өмет итә. Ләкин егетләр гастрольләргә әзерләнә, аларда кызлар кайгысы юк.

- Егетләргә “йолдызлык чире” эләгү ихтималы бармы?

- Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, “йолдызлык чире” һәркемдә була. Егетләрдә дә булырга мөмкин. Әмма мин булганда, ул чир аларга тимәс дип уйлыйм.

- Сезне “Иванушки” төркеме белән чагыштыралар. Юнәлеш, стиль буенча охшашлыклар бар кебек. Үзегез нинди фикердә?

- Әгәр безне “Иванушки” белән чагыштыралар икән, без шат кына! Үзебез дә “Иванушки” төркемен тыңлап үстек. Иҗатларын хөрмәт итәбез. Игорь Матвиенкога кайнар сәламнәребезне юллыйбыз! Алар кебек югары дәрәҗәгә ирешсәк иде!

- Мурат, теге яки бу чарада “Бәхетле” төркемен тәкъдим иткәндә, нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?

- Оешмаганлык белән. Конкретлык юк. Бар нәрсә сөйләмгә кайтып кала. Мин – патриот, кая гына барсам да, Уфа – иң яраткан шәһәрем! Әмма оештыру ягыннан Казан күпкә алдарак бара. Биредә килешүләр, медиапланнар бар. Шулай да концертлар оештыру авыл дәрәҗәсендә генә дип саныйм.

- Егетләр, тәүге тапкыр Казан тамашачысы алдында кайчан һәм нинди чарада чыгыш ясадыгыз?

Филүс: 30 августта “Болгар радиосы” оештырган бәйрәм концертында җырларга насыйп булды. Форсаттан файдаланып, “Болгар радиосы”на зур рәхмәтебезне белдерәбез. Дөресен генә әйткәндә, Казан тамашачысы бик таләпчән дип куркытканнар иде. Ләкин Казан безне бик җылы кабул итте, кушылып җырладылар, көчле алкышлар белән озаттылар.

- “Бәхетле” төркеме нинди телләрдә җырлый?

Лев: Башкортстаннан булуыбызга карамастан, татар теленә басым ясыйбыз, чөнки татарлар халык саны буенча Россиядә икенче урында. Башкорт һәм рус телләрендә дә җырлыйбыз.

- Татарстан буйлап гастрольләрдә йөргәндә, татар телендә аралашырга һәм бүгенге кебек татар телендә интервью бирергә дә туры килергә мөмкин. Телне камилләштерү юнәлешендә нәрсә эшлисез?

Филүс: Без икебез дә татар егете. Көн дә татар телендә сөйләшергә тырышабыз, көн дә яңа сүзләр өйрәнәбез.

- Төркемегез яңа гына оешса да, иҗатыгызга гашыйк кызлар көннән-көн арта. Аларга ничек җавап бирәсез?

Лев: Барысын да яратабыз, хөрмәт итәбез, рәхмәтебезне белдерәбез. Ләкин үзләрен тыйнаграк тотарга киңәш итәр идек. Кайберәүләр безнең телефон номерларыбызны эзләп табып, хәтта төнлә дә шалтыраталар. Кызлар бер дә кайгырмасын, киләчәктә фан-очрашулар, матбугат конференцияләре үткәреләчәк. Теләгән һәркем белән аралашу, фотога төшү мөмкинлеге булачак.

- Сезне үз итеп һәм яратып өлгергән тамашачыга нинди яңалыклар әзерлисез?

Филүс: Тиздән татар эстрадасының танылган хатын-кыз җырчысы белән уртак җырыбыз дөнья күрәчәк. Җыр “Мәхәббәт йолдызлыгы” дип атала. Безне яратып тыңлаган һәркемгә рәхмәт, барыгызны да концертларыбызда көтеп калабыз!

Эльвира ШАКИРОВА
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"