Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Бүген - Радио көне!

Бүген – Россиядә Радио көне билгеләп үтелә. Әлбәттә, бу – безнең бәйрәм, “Болгар радиосы” бәйрәме!

“Болгар радиосы” турында ниләр беләсез?

2002 елның 26 августында “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе оешкач, радио “Яңа Гасыр” радиосы дип атап йөртелә. 2012 елның 1 гыйнварыннан “Яңа Гасыр” радиосы “Болгар радиосы” бренды белән эшли башлый. “Болгар радиосы” бөтен республиканы һәм хәтта чит төбәкләрне колачлый. Казанда ул 91,5 фм ешлыгында эшли.

Бүгенге көндә “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов. Радионы Наилә Зөлкәрәм кызы Хәйдәрова җитәкли. Радионың баш мөхәррире-продюсеры Илфар Илдус улы Кәримов.

“Болгар радиосы” 95% татар телендә, 5% рус телендә эшли. Билгеле булганча, радиода рус телендәге “Каравай” тапшыруы бар. Ул Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләре, аларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турындагы тапшыру. Аны Артур Фәләхов алып бара.

“Яңалыклар” хезмәте илдәге һәм дөньядагы кайнар хәбәрләрне җиткерә. Әлеге бүлектә алып баручылар Миләүшә Кашапова, Артур Фәләхов, Зөлфия Гыйлметдинова, хәбәрчеләр Люция Шәрәфиева, Камилә Шәһәбиева эшли. Бүлек җитәкчесе – Айнур Әхмәтов.

Бүгенге көндә радиода төрле темага багышланган тапшырулар чыга. “Иртәнге чәй” – радионың иң популяр һәм рейтинглы күңел ачу тапшыруы. Ул эш көннәрендә иртәнге 7дән 10га кадәр эфирга чыга. “Иртәнге чәй”не Рөстәм Гайзуллин белән Индира алып бара.

Шулай ук популяр тапшыруларның берсе – “Сәхнәдәш”. Аның алып баручысы Айгөл Хәйруллина. “Сәхнәдәш” кунаклары - татар сәнгате, мәдәнияте, эстрадасы өлкәсендә эшләүче танылган шәхесләр, артистлар. Аны сез шулай ук ТНВ каналында карый аласыз.

Безнең иң зур байлыгыбыз - туган телебез һәм төрле милләтләр арасындагы дуслыкка багышланган “Татар мәйданы”, ислам диненә, аның асылына багышланган “Хак дин” тапшыруын Фаил Гыймадов алып бара. Әлеге тапшыру 2008 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бәйгесендә “Ислам турындагы иң яхшы тапшыру” булып танылды.

Радиода юридик мәсьәләләрне күтәрүче, тыңлаучыларның юридик сорауларына җавап табучы, киңәш бирүче кызыбыз – Гөлназ Миньязова һәм аның “Нокта” тапшыруы.

“Тормыш әлифбасы” тапшыруының исеменнән үк аңлашыла: биредә тормыш күргән, кыен хәлгә очраган, әмма сынмаган, үзендә көч табып, якты хыяллар белән яшәүче һәм зур уңышларга ирешүче кешеләр язмышы бәяләнә. Тапшыруны Наилә Гыйбадуллина алып бара.

Кеше язмышлары турындагы “Капка” һәм “Колак” уенын Дилбәр алып бара.

Авыл кешесен борчыган проблемалар, агротармактагы соңгы яңалыклар, бакчачыларга киңәш, болар барысы да “Авыл сулышы” тапшыруында. “Җәмгыять һәм вәзгыять” исә иң актуаль темаларны яктырта, төптән анализлый.

“Яшәү яме” - татар әдәбияты, сәнгать әһелләренә багышланган тапшыру. Яңа әсәрләр, китапларлар, премьералар белән дә әлеге тапшыруда танышырга мөмкин. Мөхәррире һәм алып баручысы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова.

“Болгар радиосы”н bolgarradio.com сайтында онлайн карарга мөмкин. Безне шулай ук социаль челтәрләрдә табарга була. Радионың Вконтакте һәм Инстаграм челтәрләрендә рәсми аккаунтлары бар.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"