МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Елның иң көтелгән тамашасы ничек узды?

25нче февраль көнне «Пирамида» күңел ачу үзәге зәвык, сыйфат һәм моң яратучылар өчен үзенең ишекләрен ачты - елның иң көтелгән чарасы «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасы узды! Бәйрәм концерт залына керү өлешеннән үк башланып, сәхнәдә дәвам итте. Күз явын алырдай декорацияләр ярдәмендә тамашачылар үзләрен патшалар сараенда кебек хис итә алдылар,әмма оештыручылар заман таләпләрен дә онытмаган – һәр номинант томан эченнән сәхнә түренә узды, шул рәвешле җиңүченең кем икәне ахыргача сер итеп сакланды. 

Сценарий авторы ТР халык артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тантанага аерым бер үзенчәлек өстәде, чөнки тамашаны берьюлы 3 пар алып барды. Һәрберсе үз ролендә, образында: 1нче пар СССР заманасы конферанслары, 2 нче пар үз яшьләренә караганда да яшьрәк булып күренергә теләүче алып баручылар, 3нче пар исә зәвыклы, тыныч холыклы алып баручылар. Килгән һәр тамашачы күңеленә туры килердәй парны сайлый ала иде.

Тантананың тагын бер үзенчәлеге булып күп санлы махсус номинацияләр торды. Аларны булдыруда «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасын оештыручылары, сәнгать советы гына түгел, ә «Татарстан-Яңа Гасыр» караучылары, «Болгар радиосы» тыңлаучылары фикере дә зур роль уйнады. Шулай итеп «Иң популяр җыр» номинациясендә Вадим Захаров башкаруындагы җыр җиңеп чыкты. «Көттермәсәк иде әнкәйләрне» җыры «Болгар радиосы» дулкыннарында баручы «Җырлы сәлам» тапшыруы кысаларында еш яңгырый. «Ел җырчысы» өчен статуэтканы Ришат Төхвәтуллин алды, ә «Ел мөгәллимәсе» исеменә Венера Ганиева лаек булды.

«Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасында продюсерларны да сәхнәдән сәламләделәр. Рәшит Ваһапов фонды рәисе, продюсер Рифат Фәттәхов исә үз чыгышында болай диде : «Бүген тарихта беренче тапкыр продюсерларны, яшь җырчыларның үсешенә өлеш кертүче кешене сәхнәдән котладылар! Моның өчен «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалына, «Болгар радиосы»на зур рәхмәт». Рифат әфәндене җиңүе белән котларга дип шәкертләре Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллна, Ранис Габаззов килделәр, алар да «Пирамида» тамашачысы өчен хит җырларын башкардылар.

Тантана беткәч тә гардеробта төрледән –төрле фикерләр яңгырады, алар арасында чагыштырулар да юк түгел иде. Тамашачы фикере буенча, бу юлы «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасы иң яхшысы диеп танылды!
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"