“Алтын куллы әнием” бәйгесе җиңүчеләре – “Болгар радиосы”нда!
27 ноября 2019
"Болгар радиосы" яңалыклары
“Болгар радиосы” Әниләр көне уңаеннан “Алтын куллы әнием” дип исемләнгән бәйге оештырды. Теләгән һәр кеше әнисенең иҗат җимешен фотога төшереп безнең радиога юллады. Сайтта аларның эшләренә тавыш бирү оештырылды.
Бүген җиңүчеләрне котларга әлеге бәйгенең иганәчесе “Сельхознаб” җәмгыяте директоры, эшмәкәр Фәнис Гатин да килде. Ул аларга көнкүрештә кулланыла торган истәлекле бүләкләр тапшырды.
Камилеккә чикләр юк, диләр. Алтын куллы әниләр бәйгесе җиңүчеләрен, чыннан да, иң уңганнар, иң булганнар дип әйтү дөрес булыр. Авыл җирендә тавык чүпләп тә бетми торган эш арасында алар тегәргә дә, чигергә дә, бәйләргә дә, тәмле итеп милли ризыклар әзерләргә дә һәм башка бик күп һөнәрләр үзләштерергә, хәтта руль артына утырып чыгып китеп, зур эшләр башкарып кайтырга да өлгерә.
Бәйгедә оста пешекче буларак беренче урынны алган Сарманнан Рәйсә Харисова шундыйларның берсе. Ул ире белән 7 бала үстерә, 35 баш терлек тота, балалар бакчасы мөдире булып эшли. Аңа мультиварка тапшырылды. Рәйсә ханым "Болгар радиосы"на бәлеш, торт һәм ипи пешереп алып килде. Икенче урын иясе Балтачтан Зөмәрә Әхмәдиева иттарткычлы булды. Радиога аның кызы Гүзәл килде. Өченче урынга лаек булган Мамадыштан Йолдыз Мөхәммәдиевага блендер бүләк ителде.
Моннан тыш, “Болгар радиосы” ижат коллективы 3 катнашучыга махсус бүләк тапшырды: Тукай районыннан Фәния Салихова, Азнакайдан Гөлүсә Ганиева, Зәйдән Гөлнур Гәрәева.
Бәйге иганәчесе, эшмәкәр Фәнис Гатин уңган, гүзәл затларыбызга рәхмәтен ирештерде һәм узып киткән Әниләр көне белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, “Алтын куллы әнием” бәйгесенә барлыгы 72 фото кабул ителде. 11 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр “Болгар радиосы”ның bolgarradio.com сайтында фотолар өчен тавыш бирү барды. Иң күп тавыш җыйган өч фото авторы җиңүче дип табылды.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)