“Яңа Гасыр” телеканалында «Счастье – в большинстве» иншалар бәйгесе башланды
19 мая 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Укучыларның иҗади бәйгесе 15 нче май – Халыкара гаилә көнендә “Яңа Гасыр” телеканалы башлап җибәргән «В объективе ТНВ – большая семья» социаль проекты уңаеннан үткәрелә.
«Счастье – в большинстве» иншалар бәйгесенең төп бурычлары – гаилә кыйммәтләренә игътибарны арттыру һәм зур гаилә мәсьәләсен актуальләштерү.
Бәйгегә татар һәм рус телләрендә күләме 1-3 биттән артмаган эшләр кабул ителә (WORD форматы, Times New Roman шрифты, 14 нче үлчәмле шрифт).
Бәйге эшенең титул битендә мәҗбүри рәвештә конкурсның һәм сочинениенең исемнәре торырга тиеш, башкаручының исем-фамилиясе кыскартылуларсыз язылуы таләп ителә, шулай ук катнашучының яше, яшәү урыны һәм элемтә телефоны сорала.
Иҗади эшенең жанр һәм эчтәлеген катнашучы үзе билгели. Иншалар бәйгесе көрәшендә катнашучы үз эшен pr_tnv@mail.ru электрон адресына җибәрергә тиеш.
Бәйгегә килгән иншалар “Яңа Гасыр” телеканалының «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә урын ала. Җиңүчеләрне телевизор караучылар һәм төркемнең катнашучылары интерактив тавыш бирү ярдәмендә ачыклыйлар.
Искәртеп узыйк: ярты елга исәпләнгән «В объективе ТНВ – большая семья» социаль проекты барышында “Яңа Гасыр” телеканалы Татарстанда яшәүче күпбалалы гаиләләр белән таныштыра.
“Безнең проект – күпкырлы: без татарстанлыларның зур гаиләсен генә күрсәтергә теләмибез, шулай ук без төрле идарә органнары белән күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсен чишәрбез һәм катлаулы сорауларны чишү юлларын эзләрбез дип уйлыйм. Әгәр дә бездә нинди дә булса административ яки кануный чишелешкә юл табылса, бу әлеге проектның идеаль нәтиҗәсе саналырга хаклы булыр дип уйлыйм,” – дип билгеләде Илшат Әминов республика матбугат чаралары өчен оештырылган пресс-конференциядә.
«Счастье – в большинстве» иншалар бәйгесе октябрь аена кадәр дәвам итә. Өч иң яхшы эшнең авторларына “Яңа Гасыр” телеканалы махсус бүләкләрен тапшыра. «Счастье – в большинстве» иншалар бәйгесе кагыйдәләре белән тулырак монда таныша аласыз.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)