13 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көне.
11 Сентября 2020
"Болгар радиосы" яңалыклары
13 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көне. Сайлау бүген, иртәгә һәм 13 сентябрьдә барачак. Бүген иртәнге 8 дә Татарстанда 2 мең 807 сайлау участогы эшли башлады. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Ул Татарстан Президентын сайлаудан тыш, Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау булачагын әйтте. «Бүген инде ике сайлаучы тавыш биргәнен күрдем. Участок комиссияләре санитар режим турында күрсәтмәләрне үтәгәнен күрдем», — диде Андрей Кондратьев. Муниципаль сайлауларда 7 меңнән артык мандатка 11 меңнән артык кандидат дәгъва кылачак. «Бик конкурентлы мәйдан, конкурентлы көрәш булачак», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Ул бүген һәм иртәгә йорт ишегалларында тавыш бирү оештырылганын әйтте. 13 сентябрьдә — Бердәм тавыш бирү көнендә гражданнар участокларда сайлаячак. Шулай ук өйдә генә тавыш бирә алуы турында алдан хәбәр иткән кешеләрнең фатирларына барачаклар. «Барлык сайлаучыларга битлекләр, перчаткалар, ручкалар бирәчәкбез. Нәкъ июль аендагыча. Барлык участок комиссияләре әгъзалары да сакланган», — диде Андрей Кондратьев.
Фото: Солтан Исхаков
Чыганак: ТАТАР-ИНФОРМ
Фото: Солтан Исхаков
Чыганак: ТАТАР-ИНФОРМ
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз