“Болгар радиосы” Казан зоопаркын гөрләтте!
10 июня 2018
Новости о "Болгар радиосы"
«Ел саен традицион рәвештә 1 июнь көнне Балаларны яклау көне уңаеннан Казан зоопаркында концерт үткәрә идек. Әмма быел һава торышы шартлары начар булу сәбәпле, 1 июньдәге барлык чаралар күчерелде. Без исә 9 июньгә күчердек. Бу чараны 2006 елдан бирле оештырабыз, ул елдан-ел камилләшә. Быел бәйрәмне барлыгы 2 меңгә якын кеше тамаша кылды. Районнардан килүчеләр дә бар иде», — ди «Болгар радиосы"ның баш мөхәррире Илфар Кәримов.
Бәйрәмдә Рифат Зарипов, Лилия Хәйруллина, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Айсылу Габдинова, Рәнис Габбазов, Илназ Гарипов, Эльвира Хамматова, Алсу һәм Флорид Гыйззәтуллиннар җырлады. Концертны Дилбәр Фәез белән Ләйсән Гарифуллина алып барды. Алар Тиен һәм Куян булып киенгән иде. Алар кебек үк үзенчәлекле костюмнар киеп килгән балаларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бүләкләр дигәннән, бәйрәмгә килгән һәм төрле конкурсларда катнашкан балаларга бер кочак бүләкләр тапшырылды, тәмле туңдырма өләшенде. Шаян ТВ балалар телеканалы да нәни дусларына бүләкләр әзерләгән иде.
Бәйрәм чарасына Ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләгә урнаштыру үзәгеннән 90лап бала килде. «Безне узган ел да „Болгар радиосы“ концертына чакырганнар иде. Быел да бардык, балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Концерттан соң безне тагын бер чара көтә иде. Казан Кремле ТНВ каналы белән берлектә гадәти булмаган концерт оештырды. Экрандагы мультфильмнар инструменталь музыка белән бергә үрелеп барды. Аның соңында балаларны өчпочмак һәм татлы ризыклар белән сыйладылар. Гомумән, балалар бүгенге бәйрәм чараларыннан канәгать калды», — дип сөйләде Ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләгә урнаштыру үзәге хезмәткәре Алинә Гыйләҗева.

Другие новости
Комментарии
0
написать комментарии
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)