«Болгар радиосы» продюсерлык үзәге
“Болгар радиосы” продюсерлык татар эстрадасында үз урынын тапкан, тамашачысын булдырган популяр эстрада йолдызлары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Һәркемгә аерым игътибар, мөнәсәбәт күрсәтә. Үз стилен, образын булдыруда ярдәм итә.
Сәхнәдәге беренче адымыгызны "Болгар радиосы" продюсерлык үзәге белән ясасагыз, татар эстрадасындагы иҗат юлыгыз озын гомерле һәм нәтиҗәле булыр.
“Болгар радиосы” продюсерлык үзәге татар эстрадасында яңа стандартлар барлыкка китерүдә, тамашачының зәвыгын тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
« Болгар радиосы» продюсерлык узәгенең төп эшчәнлеге:
• концертлар, шоу-программалар, дискәтүкләр, фестивальләр һәм башка социаль акцияләр оештыру;
• талантлы башкаручыларны татар эстрадасында таныту;
• концертлар төшерү;
• аудио һәм видео материаллларны радио һәм ТВ эфирларында яңгырату;
• "Болгар радиосы" сәнгать советларын уздыру;
• Радио һәм Телевидение музыкаль сәясәтен формалаштыру;
"Болгар радиосы" продюсерлык үзәге өстенлекләре:
• без артистлар белән арадашчылардан башка эшлибез, шуның нәтиҗәсендә түбән бәяләр белән аерылып торабыз;
• музыкаль проектларны булдырганда беренче чиратта тыңлаучыларның теләкләренә, киңәшләренә игътибар итәбез. Тамашачы, тыңлаучыларның мәнфагатен истә тотып эш итәбез;
• һәр клиентка ышанычлы индивидуаль мөнәсәбәт гарантияләнә;
"Болгар радиосы" продюсерлык үзәге проектларының берсе булып рәсми теле-радио проект "Кайнар хит"санала.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)