Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Журналист һәм язучы Әнәс Хәсәнов 89 яшендә вафат булган

26 августа 2024 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген 90нчы яшендә танылган журналист һәм язучы, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Әнәс Хәсәнов вафат булды. Бу хакта Татарстан Журналистлар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әнәс Хәсәнов 1935 елның 23 июнендә Татарстанның Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Көек авылында туа. Казан педагогика институтында белем алып, ул 1959-1972 елларда Казан телевидение студиясендә мөхәррир, аннары баш мөхәррир булып эшли.

1974-1984 елларда, Ленинград югары партия мәктәбендә укыганнан соң, Әнәс Хәсән улы КПССның Татарстан өлкә комитетының мәдәният бүлеге инструкторы, ә 1984-1988 елларда Татарстан китап нәшриятының өлкән мөхәррире, баш мөхәррир урынбасары була.

1988 елда Әнәс Хәсәнов «Коммунист Татарии» журналының җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә. 1991-1999 елларда, илдә һәм Татарстанда масштаблы реформалар чорында, нәкъ менә Әнәс Хәсәнов ТР Президенты матбугат үзәген җитәкли.

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминев сүзләренә караганда, күп очракта Әнәс Хәсән улының профессиональлеге аркасында катлаулы чорда хакимият вәкилләре һәм журналистлар арасында диалог җайга салынды, безнең һөнәри бергәлекне берләштерү, республика гражданнарына барган процессларны аңлату, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклап калуга ярдәм итү мөмкин булды.

1999 елдан 2006 елга кадәр Әнәс Хәсән улы ТР Президенты матбугат архивы мөдире булган. 1990-1997 елларда ул шулай ук «Хәтер Китабы»ның баш мөхәррир урынбасары була.

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул эшчәнлекне калдырмый, яшь хезмәттәшләре өчен профессиягә тугрылык үрнәге була. ТР Журналистлар берлегендә билгеләп үтүләренчә, Әнәс Хәсән улы Хәсәновның үлеме — Татарстанның Журналистлар берлеге өчен зур югалту.

Фото: tatfrontu.ru
Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatar-mill-te/410745-zhurnalist-m-yazuchy-n-s-kh-s-nov-89-yashend-vafat-bulg...
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"