Захарова: Махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә гарантияләр булдыру турында тәкъдимнәрне төбәкләрдә хупларлар
Россия Президентына махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә социаль гарантияләр, аларның хезмәт һәм милек хокукларын яклау, шулай ук оборона-сәнәгать комплексын үстерү буенча тәкъдимнәр җибәрелде
Махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркемнең тәкъдимнәре Краснодар краенда хәрби часть базасында узган күчмә утырышта игълан ителде.
Эшче төркем башлыгы, «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак хәбәр иткәнчә, берничә закон чыгару инициативасы әзерләнә. Алар ипотека кредитларына, хәрби хезмәткә чакырылган хәрбиләрне акчалата тәэмин итүгә өстәмәләр кертүгә, вакытлы хезмәт килешүләрен өзү тәртибенә һәм башка сорауларга кагыла.
Моннан тыш, Президентка докладка 1 июльдә сугыш хәрәкәтләре ветераны көнен билгеләү турында тәкъдим кертелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сүзләренчә, бу мәсьәләләр бик актуаль. Аеруча ипотека һәм кулланучылар кредитлары.
ТР Дәүләт Советы депутаты шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның хезмәт хокукларын яклау буенча тәкъдимнәрнең зарурлыгын ассызыклый. Барлык төбәкләрдә һәм закон чыгаручы органнарда бу инициативалар яклау табыр, дип ышана ул. Светлана Захарова шулай ук 1 июльдә сугыш хәрәкәтләре ветераны көнен билгеләү тәкъдимен хуплавын белдерде.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
