Үзәк сайлау комиссиясе сайланган Татарстан Президенты итеп Миңнехановны теркәде
17 сентября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайланган республика Президенты итеп Рөстәм Миңнехановны теркәде. Карарны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 123нче утырышында бертавыштан хупладылар.
«Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановны сайланган Татарстан Президенты итеп теркәү һәм сайлану турында таныклык бирү турында карар чыгара», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова.
Татарстан Президентының инаугурация чарасы 18 сентябрьгә планлаштырылган. Яңа президент срогы Рөстәм Миңнеханов карьерасында өченчесе булачак. 2020 елның 11-13 сентябрьдә сайлауларда аның өчен сайлаучыларның 83,4 проценты тавыш бирде.
Экспертлар киң җәмәгатьчелек хуплавын һәм көзге сайлауларда катнашучылар күп булачагын фаразлаган иде. Сайлау процессында хокук бозулар ачыкланмаган, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучыларның барлык мөрәҗәгатьләрен тикшерде һәм аңлатма бирде. Участокларда коронавирустан саклану өчен битлек һәм ручка бирелде, температураны үлчәделәр.
ТАТАР-ИНФОРМ

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)