Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Ютазыдан Гәүһәрия әби Ибраһимова 95 яшендә бер машина утын яра

Ютазы районы Салкын Чишмә авылында гомер итүче Гәүһәрия әби Ибраһимовага 95 яшь. Саулыгы ак көнләшү белән көнләшерлек. Әле шушы арада бер машина утынны берүзе ярып, өеп куйган!

 — Керә-чыга, бер атна ярдым. Ашыгып эшләмәдем. Балалар кайтканчы ярып, сарайга тутырдым. Аларны әзер утын белән мунча ягып көтеп торам, — ди әбекәй. — Әле саулыгым Аллага шөкер. Аяк-кулларым йөреп тора. Эшли алганда эшлим. Бәрәңгесен дә утыртам, утынын да ярам, тавыклар да тотам. Ашарга ризык бар, пенсия килеп тора. Тормыштан зарланырлык түгел. Әбекәй ялгызы яши. Балаларын матур итеп каршы ала, хәер-фатыйхасын биреп озата. Алар да кайтып, әниләренә булыша. Әмма ул тик утырырга яратмый. Ул-кызлары, онык-оныкчыклары кайтуга эш калмасын дип, утынын да яра, бакчасын да чистарта, ашларын да әзерләп куя. Ә бит артка борылып карасак, балачак, яшьлек еллары җиңел булмаган. Шушы авырлыклар чыныктыргандыр да.

 — 16-18 яшьләрдә көн-төн сабан сөрдек, тырмаладык, көлтә ташыдык. Ат җигеп йөрдек. Шушы авыр хезмәт өчен ярты килограмм тозсыз ипи бирәләр иде. Ачтан үлмәс өчен, алданып эшләдек. Ә кая барасың?! — дип искә ала ул чакларны Гәүһәрия әби. — Әле биргән ипине үзем ашамыйм, алып кайтам. Өйдә дә ачлар бит. Ашарга ризык юк. Ул вакытта интегеп яшәдек. Шушы яшькә җитәрмен дип кем уйлаган... 100 гә берничә адым гына калды бит. 

   Авыл Ютазыдан Гәүһәрия әби Ибраһимова 95 яшендә бер машина утын яра Ютазы районы Салкын Чишмә авылында гомер итүче Гәүһәрия әби Ибраһимовага 95 яшь. Саулыгы ак көнләшү белән көнләшерлек. Әле шушы арада бер машина утынны берүзе ярып, өеп куйган! — Керә-чыга, бер атна ярдым. Ашыгып эшләмәдем. Балалар кайтканчы ярып, сарайга тутырдым. Аларны әзер утын белән мунча ягып көтеп торам, — ди әбекәй. — Әле саулыгым Аллага шөкер. Аяк-кулларым йөреп тора. Эшли алганда эшлим. Бәрәңгесен дә утыртам, утынын да ярам, тавыклар да тотам. Ашарга ризык бар, пенсия килеп тора. Тормыштан зарланырлык түгел.   Әбекәй ялгызы яши. Балаларын матур итеп каршы ала, хәер-фатыйхасын биреп озата. Алар да кайтып, әниләренә булыша. Әмма ул тик утырырга яратмый. Ул-кызлары, онык-оныкчыклары кайтуга эш калмасын дип, утынын да яра, бакчасын да чистарта, ашларын да әзерләп куя. Ә бит артка борылып карасак, балачак, яшьлек еллары җиңел булмаган. Шушы авырлыклар чыныктыргандыр да.

  ...Сугыш беткәндә, Ярославльдә идек. Зур кәрзиннәргә тутырып, җилкәгә асып, торф ташыган мәлебез. “Сугыш бетте!” — дигән хәбәр килеп ирешкәч, сөенгәннәребез! Икенче көнне безне вагоннарга төяп, авылларга кайтарып җибәрделәр. Ун кыз идек. Кызыл тукыма сатып алып, җиңү төсе итеп, барыбыз да яулык бәйләп кайттык.

  Гәүһәрия әби 20 ел почтада эшли. Көн саен бишәр чакрым җәяү йөреп, пенсиягә чыкканчы ике авылга почта тарата. Ул елларын да сагынып искә ала.  

 — Салкын Чишмә белән Кәрәкәшле арасын гел җәяү йөрдем. Бер зур сумка шыплап тулы газета-журнал, хатлар, открытка, телеграммалар... Яңа ел чорында почтада каравыл тора идек. Элек почталар гөрләп торды, почтальоннар да күп иде. Җәяү йөреп булса да, рәхәт эшләдек, — ди Гәүһәрия әби. — Яшьләргә теләгем шул: исән-сау йөрсеннәр, начар гадәтләре булмасын, хезмәттән курыкмасыннар. Эшләсәң, байлык килә, бәхет була. Аллага шөкер, хәзер бөтен нәрсә бар. 
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"