Ютазыдан Гәүһәрия әби Ибраһимова 95 яшендә бер машина утын яра
22 марта 2021
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Ютазы районы Салкын Чишмә авылында гомер итүче Гәүһәрия әби Ибраһимовага 95 яшь. Саулыгы ак көнләшү белән көнләшерлек. Әле шушы арада бер машина утынны берүзе ярып, өеп куйган!
— Керә-чыга, бер атна ярдым. Ашыгып эшләмәдем. Балалар кайтканчы ярып, сарайга тутырдым. Аларны әзер утын белән мунча ягып көтеп торам, — ди әбекәй. — Әле саулыгым Аллага шөкер. Аяк-кулларым йөреп тора. Эшли алганда эшлим. Бәрәңгесен дә утыртам, утынын да ярам, тавыклар да тотам. Ашарга ризык бар, пенсия килеп тора. Тормыштан зарланырлык түгел. Әбекәй ялгызы яши. Балаларын матур итеп каршы ала, хәер-фатыйхасын биреп озата. Алар да кайтып, әниләренә булыша. Әмма ул тик утырырга яратмый. Ул-кызлары, онык-оныкчыклары кайтуга эш калмасын дип, утынын да яра, бакчасын да чистарта, ашларын да әзерләп куя. Ә бит артка борылып карасак, балачак, яшьлек еллары җиңел булмаган. Шушы авырлыклар чыныктыргандыр да.
— 16-18 яшьләрдә көн-төн сабан сөрдек, тырмаладык, көлтә ташыдык. Ат җигеп йөрдек. Шушы авыр хезмәт өчен ярты килограмм тозсыз ипи бирәләр иде. Ачтан үлмәс өчен, алданып эшләдек. Ә кая барасың?! — дип искә ала ул чакларны Гәүһәрия әби. — Әле биргән ипине үзем ашамыйм, алып кайтам. Өйдә дә ачлар бит. Ашарга ризык юк. Ул вакытта интегеп яшәдек. Шушы яшькә җитәрмен дип кем уйлаган... 100 гә берничә адым гына калды бит.
Авыл Ютазыдан Гәүһәрия әби Ибраһимова 95 яшендә бер машина утын яра Ютазы районы Салкын Чишмә авылында гомер итүче Гәүһәрия әби Ибраһимовага 95 яшь. Саулыгы ак көнләшү белән көнләшерлек. Әле шушы арада бер машина утынны берүзе ярып, өеп куйган! — Керә-чыга, бер атна ярдым. Ашыгып эшләмәдем. Балалар кайтканчы ярып, сарайга тутырдым. Аларны әзер утын белән мунча ягып көтеп торам, — ди әбекәй. — Әле саулыгым Аллага шөкер. Аяк-кулларым йөреп тора. Эшли алганда эшлим. Бәрәңгесен дә утыртам, утынын да ярам, тавыклар да тотам. Ашарга ризык бар, пенсия килеп тора. Тормыштан зарланырлык түгел. Әбекәй ялгызы яши. Балаларын матур итеп каршы ала, хәер-фатыйхасын биреп озата. Алар да кайтып, әниләренә булыша. Әмма ул тик утырырга яратмый. Ул-кызлары, онык-оныкчыклары кайтуга эш калмасын дип, утынын да яра, бакчасын да чистарта, ашларын да әзерләп куя. Ә бит артка борылып карасак, балачак, яшьлек еллары җиңел булмаган. Шушы авырлыклар чыныктыргандыр да.
...Сугыш беткәндә, Ярославльдә идек. Зур кәрзиннәргә тутырып, җилкәгә асып, торф ташыган мәлебез. “Сугыш бетте!” — дигән хәбәр килеп ирешкәч, сөенгәннәребез! Икенче көнне безне вагоннарга төяп, авылларга кайтарып җибәрделәр. Ун кыз идек. Кызыл тукыма сатып алып, җиңү төсе итеп, барыбыз да яулык бәйләп кайттык.
Гәүһәрия әби 20 ел почтада эшли. Көн саен бишәр чакрым җәяү йөреп, пенсиягә чыкканчы ике авылга почта тарата. Ул елларын да сагынып искә ала.
— Салкын Чишмә белән Кәрәкәшле арасын гел җәяү йөрдем. Бер зур сумка шыплап тулы газета-журнал, хатлар, открытка, телеграммалар... Яңа ел чорында почтада каравыл тора идек. Элек почталар гөрләп торды, почтальоннар да күп иде. Җәяү йөреп булса да, рәхәт эшләдек, — ди Гәүһәрия әби. — Яшьләргә теләгем шул: исән-сау йөрсеннәр, начар гадәтләре булмасын, хезмәттән курыкмасыннар. Эшләсәң, байлык килә, бәхет була. Аллага шөкер, хәзер бөтен нәрсә бар.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)