Юрий Камалтынов: Татарстанлыларның сайлау участокларына актив баруы сөендерә
13 сентября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанлылар республикада уза торган сайлауларда югары сайлау активлыгын күрсәтә. Журналистларга мондый фикерне Татарстан Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов белдерде.
«Беренче ике көндә республика сайлаучыларының яртысы диярлек сайлау участокларында үз тавышларын биргән булуы сөендерә», — диде Юрий Камалтынов.
Штабта тавыш бирүнең төп көне тәмамлануын дулкынланып көтәләр, диде ул.
Тавыш бирү вакытында хокук бозу очраклары әлегә юк, диде Камалтынов.
«Безгә штабка ниндидер җитди хокук бозу турында хәбәр килмәде. Һәр сайлау участогында булган күзәтүчеләрдән борчулы хәбәрләр булмады. Бу яктан, барысы да яхшы бара», — диде Камалтынов.
Аның сүзләренчә, республика участокларында барлыгы 3 меңгә якын күзәтүче эшли, алар штаб хезмәткәрләре белән даими элемтәдә тора. Соңыннан агентлык әңгәмәдәше штабта агымдагы эш турында сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзер төп бурыч — бөтен Татарстан буенча күзәтүчеләр белән элемтәдә тору.
TАТАР-ИНФОРМ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)