Йошкар-Олада татар милли бәйрәме Сабан туе уздырыла
28 июня 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
15 июльдә Мари Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә татар милли бәйрәме Сабан туе үткәрелә. Йошкар-Ола шәһәренең Республика татар мәдәнияте үзәге кунакларны “Дуслык” стадионында көтеп кала. Бәйрәмне ачу тантанасы 11.00 сәгатькә билгеләнгән.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, 12:00 сәгатьтә барлык кунакларны да мәйданга чакыралар. Анда татар-башкорт көрәше буенча Сабан туе батыры билгеләнәчәк. Барлык теләүчеләр гер күтәрү, кул көрәше, таяк тартышу кебек бәйгеләрдә катнаша ала. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк
Сабан туенда балалар мәйданчыгы да оештырыла. Монда балалар тәм-томнар белән сыйлана, милли уеннарда катнаша ала. Шулай ук аларны тарих белән таныштыру өчен, яңартылган борынгы татар киемнәре кигән коллективлар да чыгыш ясаячак.
Сабан туен Республика татар мәдәнияте үзәге коллективы “Кичке уен” дип аталган җырлы-биюле кич утыру белән тәмамлый. “Кичке уен” 19:00 сәгатьтә башланып китә.
Исегезгә төшерәбез, быел Йошкар-Ола шәһәренең Республика татар мәдәнияте үзәге оешканга 20 ел тулды.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)