Җылылыкны кайчан бирәчәкләр?
Җылылыкны кайчан бирәчәкләр?
Республиканың 9 районында җылылык бирелгән инде. Казанда исә, батареяләрне 21нче сентябрдән кабызачаклар. Шулай да бүген үк күпсанлы социаль объектларга җылы җибәргәннәр.
Балалар бакчасы мөдире җылы бирүләрен сорап гаризаны кичә юллаган була. Җавап көттермәгән. Шул ук көнне бүлмәләр җылына башлады.
Гөлфия ФӘХРЕТДИНОВА, Казанның 312нче балалар бакчасы мөдире:
- Балалар бит алар чишенәләр дә, көндез йоклыйлар. Кичә үк җылылык бирделәр ди.
Казан котельнялары тулысынча әзер. 21 нче сентябрьдән йортларга җылылык җибәрергә ниятлиләр. Һәрхәлдә мондый максатны башкала мэры Илсур Метшин куйган иде.
Наил Миңнуллин, Казан үзәгендәге котельняда эшли:
- Йортларда җылы булсын дип күңел җылысын биреп хезмәт куя.
Наил МИҢНУЛЛИН, җылылык бирү бүлеге хезмәткәре:
- Ремонтлар ясадык, төзәттек.
Рәсми рәвештә җылылык сезоны башлануның үз шартлары бар. 5 көн рәттән урамда 8 градустан артмый икән, өйләргә җылы бирелергә тиеш. Ә Татарстанның 9 районда инде бүген үк җылы җибәрелгән.
Гөлназ МИҢНЕХАНОВА, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак комуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәткәре:
- Беренче булып Теләче һәм Мөслим районнарында җылылык бирелде. Өйдә салкын булса, идарәче компанияга мөрәҗәгать итәрә кирәк. Иң беренче соц обьектларга бирелә аннары өйләр.
Хәзер көндезләрен урамда 10-14 градус һәм алдагы көннәрдә җылы һава торышы көтелми.
Яр Чаллыда мәктәп һәм балалар бакчаларына җылы бирүне иртәгәдән башлыйлар. Җылылык бирү пункты кышкы чорга әзер
Айрат ЗӘЙНУЛЛИН, «Татэнерго» җәмгыятенең Яр Чаллыдагы филиалы директоры:
- 18 киломтердан артык җылы үткәргечләр алыштырылды. Басымга чыдамлыгын да тишердек. Без шәһәр халкына җылылык бирергә әзер.
Ә фатирларга 3 -4 көннән соң. Моның өчен идарә компанияләреннән гариза булырга тиеш. Түбән Камада кайбер балалар бакчалаыр һәм мәктәпләргә җылылык бирелә башлады.18 нче сентябрьгә кадәр барлык социаль обьектларны җылылык белән тәэмин итәргә җыеналар
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
