Язгы ташу вакытында Бөгелмәдә 10 яшьлек малай су астына киткән
5 апреля 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда язгы ташуның иң көчле вакыты шушы атнада булачак. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хәбәр итте.
Соңгы тәүлектә Республиканың зур елгаларында су кисәк күтерелде. Минзәләдә ул метр ярымга арткан. Зөядә - бер метрга. Кече елгалар да тулылана һәм ярларыннан чыга. Шул сәбәпле Республиканың берничә районында ишегалларына су керә, су юллар, күперләр өстеннән аккан урыннар бар. Буа һәм Азнакай районнарында шуңа күрә түбәнлектә урнашкан күперләрне вакытлыча ябалар. Язгы сезонның судагы беренче югатуы да бар. Бөгелмәдә 10 яшьлек малай су астына киткән.
Тагын кайсы районнарда яшәүчеләр язгы ташкын тозагына эләгә? Бу хакта тулырак Инзилә Хөсәенова.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/382888-yazgy-tashu-vakytynda-b-gelm-d-10-yashlek-malay-su-astyna-kitk-n/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)