Яшел Үзән районында Сабан туенда тәкә урманга качкан
13 июня 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Туй - тавыш чыгудан башка булмаган кебек, Сабан бәйрәме дә кызыклы хәлләрдән башка узып китә алмый. Быел Яшел Үзәндәге Олы Клүчәдәгесе бигрәк тә гаҗәпләндерде: анда төп бүләккә дип әзерләп куелган сарык урманга йөгереп качкан. Бүген «Татар-информ» порталында шундый яңалык чыкты.
Олы Клүчәдә, гадәттәгечә, абсолют батыр һәм авыл хуҗалыры хезмәтчәннәрен данладылар. Монда яшәүчеләр бәйрәмне ел да көтеп ала. Бу юлы 1 200 кеше мәйданга килгән.
Иң күп халык, әлбәттә, көрәшчеләрне карарга дип җыелган иде. Мәйдан янында җиңүче батырны төп бүләк - 16 килограмм авырлыктагы сарык та көтеп торган. Ни хикмәт: бәйрәм чаралары башланганчы ук, ул, куып кертелгән урынын җимереп, юк булган. Авыл халкы «бүләкне» җыйнаулашып эзләгән. Һәм тапканнар да. Сарык иректә - үз җаена урманда йөргән.
Көрәштә җиңү яулаган баһадир - Гадел Вәлишин кадерле бүләкне яулап алгач, аның иреген «кысмаска» вәгъдә итте. Сарык батырның каралты-курасында, тынычлыкта яшәячәк, дип белдерде ул.
Фото: «Татар-информ»
Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatars-dneasy/326198-yashel-z-n-rayonynda-saban-tuenda-t-k-urmanga-kachkan/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)