Яшел Үзән районында 3 ир-ат агуланган, шуларның берсе үлгән
29 июня 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә көндезге 11ләр тирәсендә Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә фаҗига килеп чыккан: 3 ир-ат бик каты агулана. Берсенең гомерен саклап калып булмый. Бу очрак турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы язып чыкты.
Хәбәрчеләргә билгеле булганча, бистәнең бер йортында 3 ир-ат һәм 3 хатын-кыз ял итәргә дип җыелган. Барысы да йортның хуҗасы янына кунакка килгәннәр. Кичә иртән кунак ир-атларның барысы да үзен начар хис итә башлыйлар, аңын югалтып егылалар.
Беренчел фаразлар буенча, күңелсез хәл исерткеч эчемлек кулланудан килеп чыгарга мөмкин. Әлегә бу фаразны тикшерәләр, барлык сәбәпләр дә ачыклана.
Фото: ТНВ
Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/329122-yashel-z-n-rayonynda-3-ir-at-agulangan-shularny-berse-lg-n/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)