Яшел чыршыга яңа тормыш бүләк итү ЫСУЛЛАРЫ
Корыган чыршы агачыннан йорт өчен бик матур бизәк ясап була. Моның өчен аның үзәген берничә төпкә бүлеп, төрле шәм, күркә, сәйләннәр белән бизәргә генә кирәк (рәсемдә. – Д.Г.). Интернет киңлекләрендә корыган чыршы, нарат ботакларыннан кием элгеч, яктырткыч, кошларга җимлек ясарга да өйрәткән бик күп үрнәкләр табарга мөмкин.
Корыган чыршыны утын урынына да файдаланырга мөмкин. Ул янганда бик яхшы җылылык һәм тәмле ис бүлеп чыгара. Мангалга якканда исә корыган чыршы, нарат ботакларын салырга киңәш ителми. Андагы сумала аркасында мангалда пешкән итнең тәме бозылачак.
Чыршы ылысы – менә дигән ашлама. Ул туфракны файдалы микроэлементлар белән тукландыра. Туфракны салкыннардан саклау өчен дә анда ылыс түшәргә киңәш ителә.
Бакчасы булмаган кеше ылысны бүлмә гөлләре өчен ашлама сыйфатында да файдалана ала. Моның өчен гөл төбенә сибелгән ылыс өстенә кайнар су сибеп алу да җитә.
Чыршы ылысларын чүпрәк капчыкка салып, бүлмәгә, йә булмаса, кием шкафына урнаштырырга мөмкин. Анда әфлисун кабыгы, чыршы, нарат майлары да тамызсаң, якын-тирәгә хуш ис бөркелеп торачак.
Чыршы ылыслары бронхиттан котылырга ярдәм итә. Моның өчен 200 грамм ылысны кәстрүлгә салып, өстенә кайнар су коярга кирәк. Аннары шушы кәстрүл өстенә капланып, ылыстан бөркелгән парны сулап, ингаляция ясарга киңәш ителә.
Ватаным Татарстан
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
