Яңа туган баласын ярты ел шкафта асраган
9 октября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Яңа туган баласын ярты ел шкафта асраган
Свердловск өлкәсе Карпинск шәһәрендә яшәүче хатын яңа туган баласын ярты ел дәвамында шкафта тоткан – бала сумкада яшәгән. 37 яшьлек хатын ел башында ире белән ташлашкан. Ул 13 яшьтәге улы һәм 6 яшьтәге кызы белән яшәгән. Йөклелек буенча исәптә тормаган, сабыен роддомда тапмаган. Өченче баласын тапкач исә, барысына да аны үлгән дигән. Юньсез ананың нәкъ улы нәни сабыйны ачлыктан коткарган, ул, әнисеннән качып, яңа туган баланы ашаткан. Үсмер сер саклый белгән – вакыйга хакында берсенә дә сөйләмәгән. Гаиләдәге уртанчы кыз балалар бакчасында “өйдә тере кебек курчагым бар” дип сөйләгән, әмма тәрбиячеләрнең моңа әллә ни исләре китмәгән. Сабыйны көтмәгәндә табынга җыелган кунаклар табып ала. Кыз бала шактый хәлсезләнгән булган. Хатынның ахирәтләре баланы үзләре белән алып китә һәм полициягә мөрәҗәгать итә. “Арытаба нишләргә уйлады икән? Ничек яшерергә? Әллә үтерәсе килдеме икән? Балалары адекват аның. Кызы бакчага йөри, чиста-пөхтәләр, бу балага нишләп шундый мөнәсәбәттә булды икән? Үзе эшләп йөри иде. Нишләп бу адымга барды икән”, – дип аптырый кәккүк-анага ахирәтләренең берсе.
Әле сабый дәваханәдә авыр хәлдә. Беренчел мәгълүматлар буенча, аңарда –өченче дәрәҗә гипотрофия. Табиблар башка җитди авырулары да бардыр дип фаразлый. Анага карата РФ Җинаять җәзалары кодексының 156 маддәсе (“Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү”) буенча җинаять эше кузгатылган. Күз алдыгызга китерәсезме? Яңа туган бала. Аның биләүләрен никадәр еш алыштырырга, никадәр еш ашатырга, юындырырга кирәк? Ачыргаланып еларга хәле дә булмагандыр инде сабыйның... Әй, Ходаем. Гомере турыдан-туры анага бәйле тере баланы “яшереп” куеп буламы?
МАТБУГАТ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)