Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Яңа елны каршылаганда: табынга ниләр куярга, нинди кием кияргә һәм нәрсә бүләк итәргә?

17 декабря 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Яңа елга санаулы көннәр калып бара. 2020 ел – Күсе елы берәү өчен дә җиңелләрдән булмады. Киләсе елга Үгез хуҗа булачак. Елны ничек дөрес итеп каршы алырга? Нәрсәгә игътибар итәргә? Бүләккә нәрсә сайларга? Шуларга бәйле киңәшләр тупладык.

Елның үзенчәлеге

2021 ел хуҗасы – Ак металл Үгез булачак. Табигате белән ул ашыгырга яратмый, тәкәбберлекне сөйми. Шул сәбәпле Үгез елын да лаеклы итеп, ыгы-зыгысыз каршы алырга кирәк. Ел атамасындагы «металл» сүзе ышанычлылык, нык булу билгесе санала. Димәк, 2021 ел хуҗасына шушы сыйфатлар хас. Моннан тыш тыйнаклык, сабырлык, үз сүзендә тора белү дә – Үгезнең асыл сыйфатлары. Үгез эш сөючән хайван буларак, кешеләрдән дә шуны таләп итә һәм хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый. Шуңа да карьера турында уйланучыларга 2021 елда максатларын чынга ашырырга вакыт. Үгез елында гаиләгә игътибар бирергә кирәк. Гаилә кору, ишәйтү һәм ныгыту өчен менә дигән ел! 2021 елның төсләренә килгәндә, алар – ак, көмеш, алтын, коңгырт, охра, аксыл-соры, алсу төсләр.

Табынга ниләр куярга?

Үгез мактанчыкларны, тәкәбберләрне сөйми. Шуңа да бәйрәм көнне табын янына бары тик якын кешеләрне генә җыярга тәкъдим ителә. Иң яхшысы – гаиләдәгеләр белән утыру. Бәйрәм өстәлен әзерләгәндә дә артыгын кыланырга кирәкми, 2021 ел хуҗасы шапырынганны сөйми. Үгез, яхшы эшләгән кебек үк, әйбәт итеп ашарга ярата. Шуңа күрә гадәти, тик туклыклы ризыкларга өстенлек бирегез. Экзотик ризыклардан баш тартасы булыр. Шулай ук үгез итен дә өстәлгә кую киңәш ителми. Аның урынына ат казылыгы кулланырга була. Күркә, үрдәк, каз, тавык итләреннән ризыклар әзерләргә мөмкин. Гарнир буларак бәрәңге, ярмалар кулланыгыз. Үгез баллы һәм тозлы ризыклар ярата. Өстәлдә төрле тозлы яшелчәләр, торт булса, бик шәп. Җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, руккола һ.б.) турында да онытмагыз. Хәмер белән дә мавыгырга кирәкми. Бераз ак шәраб һәм шампан эчәргә ярый. Иң яхшысы, гомумән, эчмәскә.

Нәрсә кияргә?

Ел төсенә туры килгән киемнәргә өстенлек бирсәгез, шәп булыр. Әмма Үгез 2021 елны каршы алу өчен яңа кием-салым сатып алмасагыз да үпкәләмәячәк. Әйткәнебезчә, ул бар нәрсәдә гадилек сөя. Тик менә бәйрәм өчен махсус үзегез кием теккәнне Үгез яратачак. Үгез елында куе кызыл төстән баш тартырга туры килер. Аның урынына «йомшагракларын» – алсу төсне, басынкы тоннарны сайларга киңәш ителә. Ир-атларга Яңа елны гадәти ак күлмәк һәм кара чалбардан каршы алса да бик җиткән. Соры костюм сайларга була. Джинсы чалбар һәм футболкадан каршы алсагыз да ярый. Хатын-кызлар сыланып торучы чалбар, ялтыравыклы кофта һәм күлмәк кияргә мөмкин. Гүзәл затлар үз образларын төрле аксессуарлар белән баета ала. Мәсәлән, ак алтын, платина, көмеш беләзек, йөзек кияргә мөмкин. Бизәнгәндә кызыл төстәге кычкырып тора торган иннек кулланмаска киңәш ителә. Монда да аксыл, сөт төсләреннән файдаланырга кирәк.

Нәрсә бүләк итәргә?

Ак металл Үгез елында көнкүрештә файда китерә, тормышта гел кирәк булырлык бүләкләр ясау хәерле. Бу бүләкләрдә елның символы – Үгез төшерелсә, тагын да яхшы. Якын кешеләрегезгә плед, җылы, йомшак халат бүләк итәргә мөмкин. Көнкүреш техникасы (блендер, каһвә пешерү җайланмасы, иттарткыч һ.б.) да бүләк буларак менә дигән. Аш-су бүлмәсендә куллану өчен ак савыт-саба җыелмасы да бер дигән булыр. Ир-артларга практик яктан әһәмиятле бүләкләр сайларга кирәк: портмоне, җылы свитер, автомобиль кирәк-яраклары. Хатын-кызларга исә зәркән эшләнмәләре, СПА-салонга сертификат, китап бүләк итәргә ярый. Бик юмартлар чыршы астына бүләк буларак җылы якка путевка куярга мөмкин. Гүзәл затларны сөендергән өчен Үгез елы үзе дә сезне куандырыр. Хезмәттәшләргә артык кыйммәт булмаган, әмма истәлек булып сакларлык бүләкләр сатып алырга киңәш ителә. Тәмле, сыйфатлы чәй, каһвә, фоторамка, блокнот, яхшы каләм – вариантлар бик күп төрле.

Йортны ничек бизәргә?


Үгез ясалма әйберләрне яратмый. Интерьерда кызыл төс булуын да өнәп бетерми. Мөмкин булганча, бу елга хас төсләрне кулланырга кирәк. Ап-ак ашъяулыклар, алтын, көмеш һәм яшел төстәге детальләрдән (мендәр, өстәл өчен декоратив тастымаллар һ.б.) файдаланыгыз. Шәмнәр турында да онытмагыз. Көмеш төстә булсалар, аеруча шәп. Ел хуҗасына ярарга теләсәгез, үз кулларыгыз белән матур эшләнмә әзерләргә мөмкин. Мәсәлән, түгәрәк формага печән чорныйбыз, оя ясыйбыз, шуның уртасына кишер, кечкенә генә кабаклар, башка яшелчәләр салабыз. Ояны кипкән чәчәкләр, яшел тасмалар белән бизәргә мөмкин.

Сынамышларга ышансаң…

*2021 елга әҗәтләрсез керергә тырышыгыз. *Яңа елга кергәндә акча янчыгында бераз акча булуы, шулай ук банк карталарының да «нуль»гә калмавын кайгыртыгыз. *Йортка акча китерү өчен, Үгез елын каршы алыр алдыннан өйне яхшылап чистартыгыз, юыгыз, җыештырыгыз. *Яңа ел курантлары сукканнан соң яныгызга йорт хайваны (эт, мәче) килсә, ел уңышлы узачак дигән сүз. *Яңа елны каршы алырга бәби көткән парны чакырырга һәм Үгез елына кергәч, йөкле кунак хатынның кулыннан берәр сый-нигъмәт ашарга кирәк. Шулай эшләгән очракта, сезнең дә гаиләгездә тиздән ишәю көтелә дигән сүз. *1 гыйнвар иртәсендә урамга чыгып, иң беренче кеше итеп ир-атны очратсагыз, 12 ай буе сәламәтлектән зарланмаячаксыз. 

matbugat.ru
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"