Яңа Чишмә районында фермасыз калган халык авыл бетәр дип курка - видео
10 октября 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Искене сүткәннәр, яңасының киләчәге — томанлы. Яңа Чишмәдә ферманың бетүе — авылны да бетермәсме?
«Иске инвесторның яңа проекты — авылның киләчәген куркыныч астына куя». Без Яңа Чишмә районыннан шундый хәбәр алдык. Сентябрь — Тубылгы Тау авылындагы хуҗалыкта — терлекчеләр өчен соңгы эш ае була. Мондагы җәмгыять җитәкчелеге 1800 баш терлекне бетерә, шуның артыннан фермаларны сүттерә. Совет заманыннан авылларны эшле иткән комплексларның күз алдында юкка чыгуы — жирле халык өчен фаҗигага тиң була.
Хәзер Тубылгы Тау — фермасыз, дистәләгән кеше эшсез калган. Юк, предприятие кешеләргә яңа урын тәкдим итә итүен, ләкин ул башка районда һәм анда тәүлек аралаш йөреп эшлисе. Йорт-җирен, мал-туарын ярты көнгә дә калдыра алмаган авыл халкы — инвесторны хәлләренә кермәүдә гаепли. Ә хуҗалар элеккечә бизнес алып бара алмауга сылтый. Алар яңа комплекс төзергә вәгъдә иткән. Әмма — икътисади кыенлыклар инвестиция проектын курсәтелгән вакытка тормышка ашырырга мөмкинлек бирми икән.
Иске урынына яңа кайчан салыныр? Яңа проект авылга да инвестиция булырмы? Рания Абдрахманова репортажы.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/avyl/349678-ya-a-chishm-rayonynda-fermasyz-kalgan-khalyk-avyl-bet-r-dip-kurka-video-/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)