Ваһапов фонды җырчылары Италиядә стажировка үтәчәк
25 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Киләчәктә Ваһапов фонды җырчылары Италиядә стажировка үтәчәк. Бу хакта журналистларга Ваһапов фондының генераль директоры Рифат Фәттахов әйтте.
Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатларының чираттагы концерты Италиядә үтте. Концерт Россиянең Рим шәһәрендәге фән һәм мәдәният үзәгендә булган. Анда җырчылар Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә һәм Ильяс Шәрипов чыгыш ясаган.
“Ваһапов фестиваленең төп максатларының берсе татар җыр сәнгатен үстерү, яшь талантларны дөньяга чыгару белән беррәттән татар җырын дөньяга таныту да. 15 ел эчендә дөньяның 11 илендә булган идек, уникенче илдә булдык – Италиядә җырладык. Римда куелган концерттан соң җырчыларыбызның югары дәрәҗәдә булуына инандык”, - диде продюсер Рифат Фәттахов.
“Башка елларда без чит төбәкләргә чыкканда андагы татарлар белән аралашу максаты куя идек. Бу юлы тамашачының 90 проценты итальяннар иде. Беренчедән, Римда татарлар бик аз яши, икенчедән, концертка кунак итеп вокал академиясе студентларын чакырдык. Залда аларны яратучы тамашачы да бар иде”, - дип дәвам итте ул.
Оештыручылар сүзенә караганда, Италия концертының алга таба да нәтиҗәсе булачак. “Бер нәтиҗәсе үзебезне күрсәтү булса, икенче нәтиҗәсе – якын арада үз артистларыбызны Италиягә стажировкага җибәрәбез”, - диде Рифат Фәттахов.
Ул фондның яңа җырчысы Зәлилә тавышының итальяннар тарафыннан югары бәяләнүен билгеләп үтте, ләкин техник мөмкинлекләрен үстерергә кирәклеге турында сүз булган.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)