Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Владимир Сабан туендагы көрәш батырлары билгеле - исемлек

15 июль көнне Владимир шәһәрендә 19нчы тапкыр Сабан туе үтте. Владимирда профессиональ белгечләр булмау сәбәпле, көрәшчеләргә бәя бирергә Татарстан хөкемдарлары чакырылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Сабан туен оештыруга үз өлешен керткән, Владимир өлкәсендәге милли-мәдәни автономия советы рәисе Мөкаддәс Мортазин әйтте.

Мөкаддәс Мортазин Татарстан хөкемдарларын профессиональ белгечләр дип атады. “Бездә көрәшчеләр бар, әмма профессиональ хөкемдарлар юк. Дөрес бәя бирергә, көрәшне яхшы итеп алып барырга Россия көрәш федерациясе белән сөйләшеп, Татарстан хөкемдарларын чакырдык”, - диде ул.

Милли-мәдәни автономия советы рәисе Россия көрәш федерациясенә мөрәҗәгать иткән. Федерациянең башкарма комитеты директоры Булат Хәбибрахманов, судья Ремис Илһамов белән сөйләшкәч, Владимирга өч вәкилне җибәрү турында карар кабул иткәннәр. Ремис Илһамов тәкъдиме буенча, баш хөкемдар Илдар Зарипов һәм хөкемдар Илнур Гарипов, көрәшче Әлфис Мтиевларны (Чувашия) җибәрергә карар кылганнар. Татарстан һәм Чувашия вәкилләре хөкемдарлык белән генә шөгыльләнеп калмыйча, көрәшнең үзенчәлекләрен дә аңлаткан. Әлфис Мтиев 80 кг үлчәү категориясендә көрәштә катнашкан.

Милли-мәдәни автономия советы рәисе сүзләренчә, киләсе елга Владимир Сабан туеның дәрәҗәсе күтәреләчәк. “Быел Баш батырга бүләккә сарык, түбәтәй, милли курчак статуэткасы бирелде. Кызганыч, батырга зуррак бүләк, мәсәлән, машина яки скутер бирү мөмкинлеге бездә юк. Без Сабан туеның дәрәҗәсен күтәрергә тырышабыз. 20нче Сабан туен зуррак масштабларда үткәрергә планлаштырабыз. Безнең быелгы Сабан туена да Татарстаннан 45 кеше килде. Көрәш бит Сабан туеның бер өлеше генә. Аннан кала да чыгымнар бик күп”, - дип сөйләде Мөкаддәс Мортазин.

Җиңүчеләр исемлеге:

30 килограмм категориясендә:

1 урын – Тимур Пулатов (Владимир шәһәре);
2 урын – Сергей Молчанов (Владимир шәһәре);
3 урын – Тимофей Ромасенко (Владимир шәһәре);
4 урын – Кирилл Смысенко (Владимир шәһәре).

40 килограмм категориясендә:

1 урын – Роман Бедин (Владимир шәһәре);
2 урын – Лиаз Измайлов (Владимир шәһәре);
3 урын – Артём Ромасенко (Владимир шәһәре);
4 урын – Кирилл Малышев (Владимир шәһәре).

40 килограммнан югарыраклар:

1 урын – Ринат Измайлов (Владимир шәһәре);
2 урын – Руслан Вәлитов (Владимир шәһәре);
3 урын – Илья Кабанков (Владимир шәһәре).

65 килограмм категориясендә:

1 урын – Мизроб Рахматов (Таҗикстан);
2 урын – Бобожон Татаймуратов (Таҗикстан);
3 урын – Дамир Юскаев (Владимир шәһәре).

80 килограмм категориясендә:

1 урын – Элфис Мтиев (Чувашия);
2 урын – Дамир Хөснуллин (Владимир шәһәре);
3 урын – Азамат Бурихонов (Таҗикстан).

80 килограммнан югарыраклар:

1 урын – Роман Тимофеев (Владимир шәһәре);
2 урын – Рамзан Кадыйров (Таҗикстан);
3 урын – Илфат Хисамов (Татарстан).

Баш батыр булып Чувашиядән Элфис Мтиев (80 кг) танылды. Аңа бүләккә сарык, түбәтәй, милли курчак статуэткасы бирелде.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"