Владимир Путин Хөкүмәттәге вазифаи үзгәрешләр инаугурациядән соң булачагын әйтте
19 марта 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
18 мартта узган Россия Президенты сайлауларындагы бюллетеньнәрнең бу сәгатькә 99,75 проценты эшкәртелгән. 76,67 процент тавыш җыеп, сигез кандидат арасында Владимир Путин – беренче урында. “Россия алдында катлаулы бурычлар тора. Мин аны быелгы Юлламамда да әйттем. Без аларны җиңеп чыгарга тиеш. Без бу эшләрне бергә дәвам итәчәкбез”, – дип белдерде Владимир Путин сайлаулар тәмамлангач үзенең сайлау алды штабында, дип яза РИА Новости.
“Безгә бердәмлекне сакларга һәм алга атларга кирәк”, – диде Россиянең бүгенге җитәкчесе. Ул бу сүзләрне Мәскәүнең Манеж мәйданында узган митингта халыкка да кабатлады.
Ул Хөкүмәттәге вазифаи үзгәрешләр инаугурациядән соң гына булачагын әйтте. Бу Премьер-министр вазифасына да кагыла. Шул ук вакытта ул үзенең командасы алдагы елларда да сакланыр, бергә эшләр дигән өметтә кала.
Тышкы сәясәткә килгәндә, Владимир Путин: “Катлаулы вазгыятькә карамастан, без уртак эшчәнлек алып барырга, бөтен булган мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм хәл итәргә әзер”, – дип искәртте. “Бүген Россиянең стратегик хезмәттәше – Кытай. Мәскәү бу хезмәттәшлекне саклаячак һәм үстерәчәк”, – диде ул.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/19/160191/

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)