Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Васил Шәйхразиев: Сәяси репрессия корбаннарын искә алу - хәтер дәресе

30 октября 2017 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
ТР Премьер-министры Васил Шәйхразиев Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар! 30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Әлеге дата – илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар – миллионлаган совет халкы, шул исәптән татарстанлыларның сөргеннәр, лагерьлар аша үтеп, тоталитар система корбаннарына әверелүе турында тагын бер мәртәбә искәртү ул», - диелә вице-премьерның мөрәҗәгатендә.

Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр өчен бу – кайгы көне булса, ә яшь буын өчен – безнең катлаулы тарихны танып белү көне. «Бу – хәтер дәресе, без аннан тиешле нәтиҗәләр ясарга тиеш», – дип саный ул.

«Тоталитар режим корбаннары арасында безнең якташларыбыз да шактый. Аларның күбесе шул замандагы кыенлыкларны үз башыннан кичергән. Татарстан Республикасында 50 меңнән артык сәяси репрессия корбаны һәм аларның гаилә әгъзаларының исемнәре республика Хәтер китабында мәңгеләштерелгән. Ул 27 томнан тора. Республика шәһәр-районнарында урнаштырылган мемориаль корылмалар әлеге фаҗигале вакыйгаларның гаепсез корбаннары турында халык хәтере символына әверелде», - диде ул.

Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге тоталитар режимны кичергән гражданнарга хокукый һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен тиешле чаралар күрә. ТР бюджеты хисабына акланган гражданнар һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтелә.



Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"