Васил Шәйхразиев быелгы сабан туйлары буенча вәзгыятьне аңлатты
26 мая 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел җәй башына планлаштырылган халыкара һәм төбәкара сабан туйлары үткәрелмәячәк һәм башка көнгә күчерелмәячәк. Алдагы айлар буенча карарлар исә эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып кабул ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.
Якын арада — май ахыры һәм июньдә үтәргә тиешле халыкара сабан туйлары: Киргизиядә Бишкек шәһәрендә ниятләнгән милли бәйрәм, Болгариядә Софиядә Ауропа сабан туе, Ташкентта Азия сабан туе булмаячак, аларны үткәрергә бүгенге көндә рөхсәт юк. «Алга таба фаразлау мөмкин түгел, анысын бер Аллаһ үзе генә белә», — диде вице-премьер.
Төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге сабан туйларына килгәндә исә, аларны үткәрү карарын һәр төбәк хакимияте, җирле татар оешмасы белән килешеп, эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, үзе кабул итә, дип искәртте Шәйхразиев.
Вице-премьер Татарстан сабан туйлары буенча да ачыклык кертте. «Әлегә бәйрәмнәрне күчерү яисә күчермәү турында карар кабул ителмәде», — диде ул.
Шул ук вакытта кайбер төбәкләр сабан туйларын онлайн форматта үткәрү идеясен тәкъдим иткән. «Новосибирскидагы милләттәшләребез сабан туен онлайн уздырырга әзерләнә», — диде премьер-министр урынбасары.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)