Васил Шәйхразиевка Казахстанда «Татарстан» сәүдә йорты төзергә тәкъдим иттеләр
26 января 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Алматы шәһәренең татар-башкорт берләшмәләре вәкилләрен борчыган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләште. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.Ике сәгать дәвам иткән аралашу вакытында Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге һәм 2018 елга эш планнары белән таныштырды.
Казахстан Татарлар һәм башкортлар конгрессы урынбасары Ринат Абдулхаликов үз чиратында үзләренең эш юнәлешләре һәм алга таба билгеләнгән максат һәм бурычлары хакында сөйләп үтте.
Казахстан Республикасы Милли китапханә директоры Җәнәт Турар улы Сейдуманов китапханә эшчәнлегенә тукталды. Моннан тыш, балаларны укыту, дәреслекләр-әсбаплар, яшьләрне укырга кертүдә булган проблемалар һәм аларны чишү юллары турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Васил Шәйхразиевка шулай ук «Татарстан» сәүдә йортын төзү буенча тәкъдим кертелде. Бизнес, спорт һәм башка юнәлешләрдә Казахстан-Татарстан хезмәттәшлеге турында фикер алышулар булды.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)