Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Вахит Имамов тарихи шәхесләргә һәйкәл куярга кирәк дип саный

15 октября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда тарихи шәхесләргә багышлап һәйкәл урнаштырырга кирәк. "Мәдәни җомга" газетасы мөхәррире, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, язучы Вахит Имамов  Казанның Тинчурин паркында узган Хәтер көнендә "Татар-информ" хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

Ул Казан аэропортына исем бирү буенча бәхәскә карата фикерен әйтте. "Сөембикә, Кол Шәриф, Кол Гали, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Муса Җәлил, Олуг Мөхәммәд исеме бирәбезме... Алар һәрберсе һәйкәл булып кайтырга тиешле кешеләр. Мәсәлән, ничек инде без дәүләт төзегән Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл куярга куркырга тиеш?" - диде ул.

Ул башка милләтләргә карап үрнәк алырга чакырды. "Әнә азербайҗаннар университетка да исемен бирделәр. Һәйкәлләрен дә бастырып куйдылар, опера театры да Низами исемендә. Үзбәкләр дә кайтара. Алардагы кебек һәйкәл безнең төшкә дә керми. Безнең андый һәйкәл күргәнебез дә юк", - ди Вахит Имамов.

Язучы һәйкәл куйганда куркырга кирәкми ди. "Кол Шәриф үзе нинди шәхес булган! Казан ханлыгын саклап калу өчен Мәскәүгә сөйләшүләргә барган кеше. Ниндидер китапханәгә, сарайга аның исемен бирергә куркып торырга тиеш түгел бит без. Үз баласына исем кушарга кеше куркып тора мени?" - дип саный язучы.

Ул Хәтер көненә карата да фикерен әйтте. "Бүген бәйрәм түгел, матәм көне. Хәзер инде мин милләтче, дип әйтү, бәлки, модада да түгелдер, кирәк тә түгелдер. Кеше үзенең милләтчелеген эше белән исбат итә. Мин үземнең язган әйберләрем, тарихны күтәрүем белән, кычкырып йөрмичә дә, татар милләте өчен көрәшүемне исбатладым. Монда шушы рухны, милләтнең бердәмлеген кичереп, тарихны күз алдына китереп, 1552 елда әрәм булган бабайларны искә алу өчен киләм. Бүген без һаман да күренекле кешеләрне кайтара алмаганга һәм зурлый белмәгәнгә үкенү хисе кичерәм", - дип белдерде Вахит Имамов.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"