Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

В.Шәйхразиев “Сәләт”кә читтән килгән балалар белән татарча сөйләшү мөһим булуын әйтте

Безнең төп бурыч – читтән килгән балаларга изге татар җирендә туган телләренә кире кайту мөмкинлеге бирү. Татарстан Премьер-министры урынбасары – Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Биләрдә “Сәләт” форумына килгәч шулай дип белдерде.

Форум территориясендә урнашкан “Татар радиосы” чатырына кереп, ул туры эфирга да чыкты. "Монда Россия төбәкләреннән, чит илләрдән дә киләләр. Алар арасында татар теленнән ерак балалар да бар. Безнең төп бурыч – изге татар җирендә туган телләренә кире кайту мөмкинлеге бирү. Очрашулар, сөйләшүләр аша Татарстанга карата йөрәкләренә мәхәббәт салырга кирәк. "Мин бит татар баласы" дип, татарча сөйләшмәгәннәре өчен үзләрен гаепле хис итәргә тиешләр. Монда килеп, татарча сүзләр әйтә башладым, диярлек булсын, кабаттан килгәнче ел дәвамында интернет аша татар теле белемнәрен киңәйтү турында уйланып китәрлек булырга тиеш", - дип мөрәҗәгать итте Милли шура рәисе эфирга чыгып.

Әйтергә кирәк, Васил Шәйхразиев Биләргә визитына бик җаваплы карады. Биредә балалар, яшьләр белән шөгыльләнү, татарча аралашу ни дәрәҗәдә югары оештырылганын җентекләп сорашты. Күз буяу өчен генә үткәрелергә тиеш булмавына ишарәләде. Форум кысаларында башкарыла торган эшләрнең, беренче чиратта, татар теленә мәхәббәт уяту максатыннан булырга тиешлегенә басым ясады. Татар телен белеп, Татарстан Президенты була аласың дигән фикерне сеңдерү әһәмиятле булуын билгеләп узды. "Балалар моннан үзе белән нәрсә алып китә – мирас мөһим. Без аны яңа дуслар табу өчен генә чакырмадык монда – шуны аңлау кирәк. Балаларга үсеш баскычын күрсәтергә кирәк. Башта шул баскычта, аннары өскәрәк үрмәли ала..." - ди Васил Шәйхразиев. Бу нисбәттән ул “Сәләт" аша узган шәхесләрне балаларга күрсәтү мөһимлеген әйтте.

Васил Шәйхразиев форумга килгән балаларда динамика булырга тиешлеген белдерде. "Беренче көн һәм соңгы көнне чагыштырвп карап, балаларда аерма сизелергә тиеш. Без аларның күңеленә фикер салып, киләсе елга тагын килү теләген уята алсак, миссия үтәлгән дияргә була", - ди ул.

Милли шура рәисе былтыр бу форумга килгәч сөйләшенгән бурычларның хәл ителгәненә игътибар юнәлтте. Аларның берсе - форум мәйданына узу өчен елга аша яңа күпер салынуы. "Чыннан да, матур арт-объект килеп чыккан", - дип бәяләде ул.

Васил Шәйхразиев “Түбәтәй” хәләл тиз туклану челтәре ноктасы янында да туктап сорашып алды. IT технологияләр буенча төрле проектлар белән таныштыру чатырында да булды. Аңа чатырларның берсендә тарих буенча төрле квестлар үткәрелүе турында да әйттеләр.

Аннан соң вице-премьерның башка төбәкләрдән килгән балалар белән тар гына даирәдә берничә минутлык кына очрашуы үтте. Балалар Васил Шәйхразиев сорауларына татарча җавап бирергә тырышты. Оештыручылар биредә аралашу 90-95 процент дәрәҗәдә татарча булуына ышандырырга тырышты. “Без төбәкләргә баргач, әти-әниләр безгә "татарча укытып булмый, мәктәпләребез юк" диләр. Без аларга “менә безнең “Сәләт" лагере бар, җибәрегез, атна-ун көн эчендә татар ясап җибәрәбез, дибез. Аларга телне өйрәнү шулай җиңелрәк булырга тиеш. Безнең төп бурыч – татарча өйрәтү. IT технологияләрдә татарча төшенчәләр читенрәктер, ләкин барыбер чарасын табарга кирәк", - дип белдерде Васил Шәйхразиев. Ул монда русча һәм башка телләрдә сөйләшеп йөрү тискәре үрнәк булуына ишарәләде.

Зур чатырда очрашуда Милли шура рәисе төрле сорауларга җавап бирде. Лидер нинди булырга тиешлеге, аның җаваплылыгы турында фикерләре белән уртаклашты. Шәҗәрә турында сорауга җавап биреп, җиде буын ата-анаңны белеп кенә, телне белмәү ул әле зур казаныш түгеллеген әйтте. Васил Шәйхразиевның вакыт машинасына да исе китми. Ниндидер чорга кире әйләнеп кайту турында да хыялланмый. "Барысы да үз вакыты белән барсын", - диде.

Мәртәбәле кунакка "сәлкешләр" "Ал да, гөл дә, ал да, гөл дә, монда рәхәт, шуны бел, һәй" һәм башка сөрәннәрне дә ишеттерде. Милли шура рәисе республика җитәкчелегенең аларга зур өмет баглавын белдерде.

Оештыручылар әйтүенчә, былтыр Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча, быел форумның алты сменасын оештыру турында килешенгән. Шул рәвешле, бу көннәрдә VII халыкара яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы үтә. Лекцияләр, остаханәләр, тотрыклы үсеш максатына йөз тоткан эшлекле уеннар программасы язып куелган.

"Сәләт" барлыгы 25 профильле сменалы аланнан гыйбарәт. Быел чит илләрдә аланнар юк, “Тулпар” конкурсы аша узып, алар бирегә үзләре килгән. Ә моңа кадәр “Сәләт” аланнары Монреаль, Австралия, Чехия, Болгария, Испания, Италиядә үткәрелгән булган. "Киләсе елда берәр чит илгә чыгу планы бар. Быелгы яңалыкларның тагын берсе – быел “Сәләт” Кара диңгезгә кайта. Берничә ел туктап торганнан соң, август ахыры-сентябрь башында шул алан узачак", - диде оештыручы волорерларның берсе Тимерхан.

Шулай ук, аның сүзләренчә, “Сәләт” быел алтынчы смена кысаларында “Фәнсар” базасында “Сәләт-Ак бүре” яңа аланын оештырырга җыена. "Анда “сәлкеш”ләрне олы юлга әзерләү бурычлары күзаллана. Машина йөртергә өөйрәнү дәресләре дә, төрле һөнәр остаханәләре дә узачак. Алтынчы сменага Тина Канделакины да көтәбез", - диде Тимерхан.

Әйтергә кирәк, быел монда шактый үзгәргән. Хәзер ачык һавада ял итүче “сәлкеш”ләр өчен яңгыр куркыныч түгел: кичке чаралар зур чатырда уза. Балалар яши торган палаткалар да яңартылган, хәзер алар матрацларын җиргә түгел, ә 10 см тирәсе калынлыкта җәелгән агач такталарга җәеп йоклый.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"