Уфада Камал театры гастрольләре аншлаг белән ачылды
15 февраля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә “Әтәч менгән читәнгә" спектакле белән Уфа шәһәрендә Г.Камал театрының зур гастрольләре ачылды. Спектакльләр Уфа “Нур” Татар дәүләт театры сәхнәсендә бара. “Тамаша залында аншлаг иде”, - дип хәбәр итә театрның маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов.
Спектакль башланыр алдыннан тамашачыны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директоры Илфир Якупов, "Нур" театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов һәм директоры Илдар Хаҗиев сәламләде.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Резида Фәхруллина, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театрының директоры Иршат Фәйзуллин, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Илсөяр Газетдиновалар коллегаларына уңышлы гастрольләр теләделәр.
Залда тамашачылар арасында Башкортстан мәдәният министры урынбасары Шамил Абдраков та бар иде.
Гастрольләр үткән сезон премьерасы булган "Әтәч менгән читәнгә" спектакле белән башланып китте. Спектакльне Аяз Гыйләҗев прозасына нигезләнеп Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган.
Бүген “Нур” театры сәхнәсендә – Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” драмасы.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)