МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Урман бетеннән саклан

Белгечләр талпаннарның ике яңа төрле вирус ияртә башлавын ачыклаган. Мондый урман бетләрен Россиянең кайбер төбәкләрендә тапканнар. Алар арасында Татарстан да бар. Хәзер галимнәр ул вирусларның кеше өчен куркынычмы, юкмы икәнен өйрәнә. Ә шул арада яз башыннан ике меңгә якын татарстанлыны талпаннар тешләгән инде. Һава торышы эссе булу сәбәпле, быел алар аеруча нык үрчи. Талпаннар нәрсәсе белән куркыныч һәм үзеңне ничек сакларга?

Шәһәр әле уянып кына килә, ә дезинфекторлар инде эштә. Язның эссе көннәре талпаннарның артуына китерде. Апрель ахырыннан Казанның барлык парк һәм скверларын урман бетенә каршы эшкәртәләр.

Юлия ПОЛЯНИНА, Казанның дезинфекция станциясендә табиб-дезинфектологы:
- Без сиптергән препарат ай ярым дәвамында талпаннар чыгуга каршы тора ала. Ул кеше сәламәтлегенә зыян салмый, әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз.

Яз башыннан Татарстанда ике меңгә якын кешене талпан тешләгән. Иң күп зыян күрүчеләр Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәттә. 40% очракта талпаннар кешеләрне бакчаларда тешли.

Рәзилә Гайнетдинова да зыян күрүчеләр рәтендә. Дуслары белән табигатьтә ял иткәннән соң, икенче көнне ул аягында талпан таба. Урман бетенең аңа инде икенче тапкыр һөҗүм итүе.

Әмма талпаннарны үзеңә тартып алырга ярамый, ди белгечләр.

Луиза БОРИСОВА, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә бүлек башлыгы:
- Талпан тешләгән очракта, мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Травмпунктка һәм сырхауханәгә барыгыз. Ә сезгә эләккән урман бетен тикшерергә җибәрергә тиешләр.

Талпан тешләү кешегә энцефалит яки талпан боррелиозы белән яный. Иң ышанычлы саклану ысулы - прививка, ди табиблар. Аны өч елга бер тапкыр ясыйлар. Җәй башланганчы эшләтүең яхшырак.

Марат ГАЙФЕТДИНОВ, Казанның 18нче хастаханәсендә травмпункт бүлеге мөдире:
- Әгәр табигатькә чыгарга уйласагыз, күп вакытыгыз бакчада үтсә - талпанга каршы прививка ясатуның куркынычы юк. Бу профилактика өчен эшләнә. Прививканы сырхауханәләрдә ясатып була.

tnv.ru
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК